news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәҗә гөмбәсе белән бәрәңге кыздыру рецепты

news_top
Кәҗә гөмбәсе белән бәрәңге кыздыру рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Бердәнбер, көтеп алган язгы гөмбә – сморчок, ягъни кәҗә гөмбәсе. Аны бәрәңге белән кыздыру рецепты бик гади.

Гөмбәне яхшылап берничә тапкыр юарга. Бик зурларын икегә кисәргә мөмкин. Аннары суда 5 минут пешерергә, суын саркытырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Гадәттәгечә кызган майга бәрәңге турап салырга, 2-3 тапкыр әйләндереп алгач, гөмбәне өстәргә, тоз һәм борыч сибәргә. Табаның капкачын ябып пешереп бетерергә.

Калган гөмбәне пакетларга тутырып туңдыргычка куярга мөмкин. Урынны күп алмасын дисәгез, пешереп тутырырга була.

Кәҗә гөмбәсе җыючылар: «Майның беренче көннәрендә урманнан кайтмыйбыз»

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар