Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзне йомгач ни өчен төрле бизәкләр күренә?

Күзләргә нинди яктылык төшә, алар шул мәгълүматны баш миенә җиткерә. Әгәр күз йомылган икән, күз алмасына бернинди яктылык та төшми һәм без берни дә күрмәскә тиеш. Әмма күзне йомгач без төрле төстәге таплар, хәтта бизәкләр күрәбез.

news_top_970_100
Күзне йомгач ни өчен төрле бизәкләр күренә?
pixabay.com

«Элементы» фәнни-популяр порталы йомылган күз белән нәрсәне күрергә мөмкин булуыбыз хакында яза.

Күзне йомгач күренә торган таплар — баш миенең «арттырып» эшләп җибәрү нәтиҗәсе.

Көн дәвамында яктылык шартлары төрлечә була. Болытлы көн, кояшлы көн, ут яктысы — әмма без әйтик, үләннәрне барыбер яшел итеп күрәбез. Чагыштыру өчен төрле шартларда төшерелгән фотоларны карарга була — аларда шул ук үләннең төсе төрлечә булырга мөмкин. Әмма фотолардан аермалы буларак, без төсләрне яхшырак ачыклыйбыз.

Ни сәбәпле шулай? Чөнки баш мие шулай эшли.

Төрле төсләргә күз алмасындагы төрле күзәнәкләр — колбачыклар җавап бирә. Аларның кайберләре кызыл төскә көчле реакция бирә, кайберсе — зәңгәргә, башкалары — яшелгә. Колбачыклар баш миенә «үзләре күргән» яссылыкның төсе турында мәгълүмат юллый, ә баш мие аны эшкәртә.

Баш мие нинди мәгълүмат килә, шуны гына кабул итсә, без төсләрне дөрес билгели алмас идек. Әйтик, кызыл ут янып торган бүлмәгә керсәк, без бөтен әйберне гел кызыл итеп күрер идек, чөнки кызыл төскә реакция биргән колбачыклардан мәгълүмат күбрәк килгән була. Чынлыкта кызыл төс белән яктыртылган бүлмәгә килеп керүгә без бер мизгел генә барысын да кызыл итеп күрәбез, чөнки әле баш мие эшкәртеп өлгерми. Бераздан баш мие аңлый — монда бар да кызыл түгел, чөнки башка колбачыклардан килгән көчсез генә сигналлар да бар. Ул «артык» кызылны сызып ата башлый. Шул сәбәпле, төсләргә ачыклык керә.

Ә баш мие күпме кызылны «сызып атарга» икәнен каян белә? Бик гади генә. Бүлмәгә кергәч, кызыл күзәнәкләр активлаша, ә баш мие аларны нормага китерә.

Көчле яктылык булганда да шундый ук хәл күзәтелә. Кайбер төс бик якты булса, баш мие «артык яктылык» ны сызып ата. Баш миенең менә шулай көйләгәнен без күзне йомгач тәртипсез таплар рәвешендә күрәбез дә инде. Әмма кеше бөтен нәрсәдә дә тәртип эзли һәм ул тәртипсез тапларны да «бизәк» итеп күрә. Бу тапларны «негатив» дип әйтергә була.

Моннан тыш таплар күз күреме бозылганда пәйда булырга мөмкин. Таплар һәм бизәкләр күз алмасындагы спазмнар нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә, күзне йомганнан соң ачык бизәкләр күрәсез икән — бу яхшы билге түгел.

Бизәкләр күзне каты итеп уганнан да барлыкка килергә мөмкин.

Яктылыкны баш мие ничек көйләнгәнен бу схемадан күрергә була.

Буялган түгәрәкнең уртасындагы аркылы-торкылы сызылган сызыкка 20 секунд карап торыгыз һәм күзегезне уң яктагы соры түгәрәкнең уртасына сызылган аркылы-торкылы сызыкларга күчерегез. Кызыл төскә карап торганнан соң яшел төс күрергә мөмкинсез. Баш мие кызыл төсне «артык» дип кабул итә һәм аны сызып ата, башка төсне (кызыл төскә каршы төс — яшел төс) тәкъдим итә башлый. Соры — нейтраль төскә күченгәч, кызыл яктылык килми, баш миенә килгән башка төс сигналын күрәбез.

Шул рәвешчә булмаган төсләрне дә күрергә була. Тормышта андый төсләр юк, әмма аларны безнең баш мие эшләп чыгара ала. Мәсәлән, кызыл төскә карап торасың да, яшелгә карыйсың. Баш мие кызылга ияләнә, кызыл төсне сызып ата башлый. Ә яшел төс — кызыл төснең киресе. Яшел төстән мөмкин булган бөтен яшелне алып аткач, ул «ямь-яшел»гә әйләнә, бу чиста яшел төс. Табигатьтә андый төс була алмый, ул безнең баш миендә генә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100