Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзләргә карап, яман шешне ничек ачыкларга?

Өзлексез ютәл, кан белән какыру, сулыш алу кыенлашу яки сулаганда авырту хисе үпкә яман шешенең симптомы булырга мөмкин.

news_top_970_100
Күзләргә карап, яман шешне ничек ачыкларга?
https://pixabay.com

Кешенең күз кабаклары салынып торса, бу үпкә яман шешенең билгесе булуы ихтимал. Бу турыда Лондон Бридж госпитале профессоры Георг Сантис сөйләгән. РИА Новости агентлыгы Express басмасына сылтама белән шул хакта яза.

Организмның мондый реакциясен үпкә яман шешенең неврологик симптомы итеп карарга була. Бу вакытта организмдагы нервлар кысрыклана.

«Бу күз кабагы салынып төшүгә китерергә яки биттә тир бүленеп чыгуны киметергә мөмкин», — ди профессор.

Үпкә яман шешенең башка симптомнары арасында бетми торган ютәл, кан белән какыру, сулыш алу кыенлашу яки сулаганда авырту хисе бар.

Сантис сүзләренчә, салынып төшкән күз кабагы барлык очракларда да үлемгә китерә торган авыру турында сөйләми. Күз кабагы салыну — птоз дип атала, ул озак еллар дәвамында линза кулланудан да килеп чыгарга мөмкин.

Мондый билге барлыкка килсә, табиб белән киңәшергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100