«Күзләр тигән»: Салават Миңнеханов хастаханәдә
Шәфкать туташы җырчыны гарипләр арбасында этеп бара.
![«Күзләр тигән»: Салават Миңнеханов хастаханәдә](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/11/9/a08903735f5b7062239a76a1fb83e57975aa326247ed7119d131d9fceefd.jpg)
Салават Миңнеханов Инстаграм аккаунтына видео керткән. Ул гарипләр арбасына утырган, шәфкать туташы аны хастаханә коридоры буйлап этеп бара.
«Үзегезне саклагыз», — дип язган җырчы әлеге видео астына.
Инстачылар җырчы өчен борчыла. Нәрсә булды, дип сорыйлар, исәнлек телиләр. «Клип төшерәләрдер», «күз тигән», дигән фаразлар да бар.