news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзләр кызару нинди куркыныч авыру турында кисәтергә мөмкин?

Күзләр ялкынсыну һәм кызару күзгә сала торган тамчыларны дөрес кулланмаудан да булырга мөмкин.

news_top
Күзләр кызару нинди куркыныч авыру турында кисәтергә мөмкин?
https://pixabay.com

Кешенең күзләре кызарса, анда аденовируслы яки бактериаль инфекция, шулай ук коры күз синдромы булырга мөмкин. Бу турыда офтальмолог, медицина фәннәре докторы Дмитрий Майчук «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, күзләр ялкынсыну сезонлы аллергиядән генә булмаска да мөмкин.

«Әгәр бар да бик гади булса да, кеше бу вакытта аллергиясе кузгалуын белсә дә, ул барыбер офтальмологка күренергә тиеш. Бактериаль, аденовирус кебек башка компонентлар булмавына инанырга кирәк», — ди ул.

Күзләр ялкынсыну һәм кызару күзгә сала торган тамчыларны дөрес кулланмаудан да, линза кию кагыйдәләрен үтәмәүдән дә булуы ихтимал, дип аңлата Майчук.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар