news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзикмәк

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан "Күзикмәк" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Күзикмәк
Камыр өчен: 250 гр өй температурасында торган кефир, 1 чәй калагы чәй содасы, тоз, аш серкәсе, 1 йомырка, 50 г каты сыр, чама белән он.

Эчлек өчен: 2 пешкән йомырка белән яшеллек яки укроп белән сыр. Шулай ук колбаса, төелгән бәрәңге дә салырга мөмкин.

Кефирга чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп салырга, йомырка, тоз, сырны вак угычтан уарга, он салып, камыр басарга.

Камыр ул хәтле каты да булмасын (бик йомшак та булмасын, каты булса кабару үзлеге начар була). Камырны пакетка салып 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Әзер камырны тигез өлешләргә бүлеп, әзрәк кенә кул белән җәеп, уртасына эчлек салып,камырны түгәрәкләргә.

Шушы камырны уклау белән әкрен жәяргә, табада кыздырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар