Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Көзгегә караганыгыз бармы сезнең? Гаҗәеп мумия". Алла Пугачеваны инстаграмда шелтәлиләр

Николай Басков Алла Пугачева белән төшкән фотоны инстаграмга куйган иде.

news_top_970_100
"Көзгегә караганыгыз бармы сезнең? Гаҗәеп мумия". Алла Пугачеваны инстаграмда шелтәлиләр
Футбол буенча Дөнья чемпионаты чирек финалында Росси-Хорватия матчын Пучаева белән Басков бергәләп караган. Әлбәттә инде, артистлар очрашкач, селфи ясап, социаль челтәргә фото куйган.

Николай Басков Алла Пугачева белән төшкән фотоны инстаграмдагы битенә урнаштырган.

Инстачылар Пугачеваны яшьлек артыннан куа дип тәнкыйтьли. "Алланың күзләре тере түгел", "Икегез дә көзгегә караганыгыз бармы? Берегез дә үзенә охшамаган бит", дип язалар.

Тагын бер инстачы "Гаҗәеп мумия" дип тә төрттереп куйган.

Шулай да Пугачева белән сокланучылар да шактый. Аны яшь Басковның башын әйләндергән, мөнәсәбәтләре бардыр дип фаразлаучылар да бар.

"Ирләрне тота белә", дип комментарий да язып куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100