Көзге сарымсакны кайчан утыртырга?
Сарымсак утыртканчы, түтәлне дөрес итеп эшкәртергә кирәк.
Көзге сарымсакны утырту турында киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.
Тәҗрибәле бакчачылар көзге сарымсакны октябрьнең уртасыннан азагына кадәр утырта. Сарымсакны ноябрь башында да утыртырга ярый.
Сарымсакны моңа кадәр суганчалар үскән урынга утыртырга ярамый. Утыртыр алдыннан түтәлне дөрес итеп эшкәртергә кирәк. Ул 30 см биеклектә булырга тиеш. Түтәлнең өске катламы — 15 см чамасы — черегән тирес, балык яки сөяк оны, комплекслы ашламадан ясала.
Аннары түтәлгә яхшы итеп су сибегез, өстеннән биш сантиметр чамасы мүлчә салыгыз.
Сарымсак бүлбеләрен 10 см тирәнлектә, бер-берсеннән 15 см ераклыкта утыртыгыз. Буразналар арасы 20 см чамасы булырга тиеш, диелә бу хәбәрдә.
- Көзен утырткан сарымсакны яз көне ничек эшкәртергә?
- Яз көне һәм көздән утыртыла торган чәчүлек сарымсакны ничек аерырга?