Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көзге каникулларда Казанда яшүсмер бала күрергә тиешле 13 милли урын

Күпләр сәүдә-күңел ачу үзәкләреннән башка, гаилә белән рәхәтләнеп ял итәрлек бер урын да белми. Мәктәп балаларының көзге каникулларында аларга күңелле дә, файдалы да булсын дисәгез, без тәкъдим иткән маршрут буенча сәяхәт итеп, татарның бөек шәхесләре турында мәгълүмат туплагыз, Казанның татар халкы өчен мөһим булган урыннарыннан йөреп чыгыгыз. 

news_top_970_100
Көзге каникулларда Казанда яшүсмер бала күрергә тиешле 13 милли урын
Сөембикә манарасы


Сөембикә Ханбикә турында балалар мәктәптән үк белә: улы Үтәмеш-Гәрәй бәлигъ булмаган вакытта Казан ханлыгы патшабикәсе булып торган Сөембикә турында һәр балага татар әдәбияты дәресләрендә дә, Татарстан, татар халкы тарихы дәресләрендә дә сөйлиләр, Сөембикә манарасы сурәтләнгән фоторәсемнәрне күрсәтәләр. Быел Сөембикәгә багышланган опера тәкъдим ителү белән бәйле рәвештә дә аңа кызыксыну артты. Балагызның Сөембикә манарасын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бар, ул Казан кирмәне территориясендә урнашкан. 

Сөембикә – Ногай бие Йосыфның кызы. Җангали, Сафагәрәй һәм Шаһгали ханнарның хатыны. Сөембикә – кыска вакыт аралыгында булса да эре мөселман дәүләтен җитәкләгән бердәнбер хатын-кыз. Казан ханлыгының соңгы символы, соңгы риваяте. 

Сөембикә манарасы яндырылган кирпечтән төзелгән, биеклеге 58 метр. Халык ышануы буенча, манараның диварларына тотынып теләк теләсәң, ул чынга аша.

Кол Шәриф мәчете


Кол Шәриф мәчетенең бөек тарихын мәктәп балаларына Татарстан, татар халкы тарихы дәресләрендә җентекләп сөйлиләр. Кол Шәриф мәчете – ул серле могҗиза, диварларына якыная барган саен көчлерәк сихерли, үз дөньясына, үз тарихына, кешегә билгеле булмаган серләренә башың белән, җаның-тәнең белән алып китә. 

Кол Шәриф мәчете мәшһүр татар каһарманы, искиткеч укымышлы кеше, күренекле дин эшлеклесе булган имам Колшәриф исемен йөртә, ул 1552 елда, шәһәрне Явыз Иван илбасарларыннан саклаганда, батырларча һәлак була. Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. 

Кол Шәриф мәчетенә әле 20 ел да юк, гәрчә, тарихи яктан карасаң, Казан Кремлендә бу мәчет 1552 елны Явыз Иван Казанны алганчыга кадәр ук булган. 
 
Татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани биредә җәмигъ мәчете булуы турында язып калдырган, әмма башкалага һөҗүм вакытында башланган янгын мәчетне дә, башка архитектура корылмаларын да юкка чыгара. Шиһабетдин Мәрҗани билгеләп үткәнчә, Кол Шәриф мәчете XVI гасырда бөтен Урта Идел өчен мәгърифәт учагы булып торган. 

Иске Татар бистәсе


Дистәләгән архитектура һәйкәлләренә бай Иске Татар бистәсе Кабан һәм Болак күлләре яры буенда, Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендә урнашкан. Биредә XVIII нче - XX нче гасыр башы тарихы һәм мәдәниятенә караган 75 һәйкәл табарга була. Юнысов-Апанаевлар, Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Шамил Йосыпов йортлары Иске Татар бистәсендә урнашкан. Дәреслекләрдән карап өйрәнгән шәхесләр торган йортларны үз күзләрең белән күрүе генә ни тора!

XIX нчы гасырда бистәдә Шәрыкъ клубы эшләп килгән, монда танылган шагыйрьләр үз шигырьләрен укыган һәм беренче татар спектакльләре куелган. Биредә дөньякүләм танылу тапкан Апанай, Зәңгәр, Галиев, Борнай, Нурулла (Печән базары) мәчетләре төзелгән. Татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музее, мәгърифәтче татар галиме Каюм Насыйриның музей-йорты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Иске Татар бистәсенең бизәге булып торалар. Чәкчәк музеенда татар тәм-томнары белән чәй эчәргә һәм татар милли ашларының борынгы рецептларын, әзерләү серләрен белергә мөмкин.

Иске Татар бистәсе 1552 нче елда Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң төзелә башлый. Татарларның бер өлеше шәһәрнең югары очына Кабан күле ярына күченә. Бу урыннарда сәүдәгәрләр йортлары, мәчет, мәдрәсәләр төзелә. Халык, үз мәйданнарын корып, зәркән эше, баш киемнәре тегү белән шөгыльләнә, көнкүреш кирәк-яракларын җитештерә башлый. Яңа урында тормышлары әкренләп җайлана һәм күпмедер вакыттан бистә, шәһәрнең иң бай өлешенә әверелеп, игътибарны үзенә җәлеп итә башлый.

Мәрҗани мәчете

Иске Татар бистәсендә урнашкан Мәрҗани мәчете (1767-1770) – XVIII нче гасыр һәйкәле, әби-патша Екатерина II шәхси указы белән беренче таш мәчет буларак халык акчасына төзелә. Бу мәчет беркайчан да ябылмый. Төзелеш вакытында шәһәр хакимияте манараның биеклеге турында кайгыра башлый, бу хәлләрне император бикәгә җиткерәләр. Екатерина II болай дип җавап кайтара: “Мин мөселманнарга төзелеш өчен урынны җирдә билгеләдем, ә күккә таба алар үзләре теләгән кадәр күтәрелә ала, чөнки күк минем биләмәмә керми”. 
 


“Шәһәр панорамасы” музее


“Шәһәр панорамасы” күргәзмә-тамаша комплексында Казанның нигез салыну чорыннан башлап, хәзерге көндәге тормышына кадәр мавыктыргыч сәяхәт кылырга мөмкин. Сәяхәт ясарга мультимедияле экспонатлар, макетлар, проекцияле тамашалар, анимацияләр, виртуаль һәм чынбарлык өстәлгән технологияле җайланмалар ярдәм итә. 4 этажлы бинаның һәр катында аерым бер тематика билгеләнгән. 


Мәсәлән, 2 катта урнашкан 2,5 метрдан югарырак һәм озынлыгы 8 метр булган экранда кош оча торган биеклектән Казанны карап була. 3D джойстиктан файдаланып һәм күренеш юнәлешен сайлап, тамашачы шәһәр өстеннән «оча». 

Кариев театры


Габдулла Кариев – татар театрының атасы, тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла. Артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә. Театр коллективы Габдулла Кариев туган көнендә татар театрына нигез салучы шәхеснең туган авылына кайтып спектакль уйный һәм Яңа Татар бистәсендәге каберенә чәчәкләр сала.

Габдулла Кариевны мәктәп балалары да белә, аларны бөек шәхес белән татар әдәбияты дәресләрендә таныштыралар. Шуңа да балаларга Кариев исемен йөрткән театрда спектакльләр карау нык тәэсир итәр.
 


Шунысын да әйтик, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрында “Алтын битлек” милли театр премиясе алган бердәнбер артист, яшьләр кумиры Нурбәк Батулла эшли. Биредә ул хореограф вазыйфасын башкара. 

Кадерле укучыларыбыз, талантларга бай театрның каникуллар көннәренә туры килә торган спектакльләр афишасын тәкъдим итәбез: 

Көндезге спектакльләр:

3 ноябрь 13.00 – Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте (6+)
4 ноябрь 13.00 – Алмачуар (6+)
8 ноябрь 13.00 – Керпе малае дуслар эзли (6+)
10 ноябрь 13.00 – “Әйт әле, күбәләк” (6+)

Кичке спектакльләр:

3 ноябрь 18.00 – Башмагым (12+)
4 ноябрь 18.00 – Ут чәчәге (12+)
8 ноябрь 18.30 – Ширбәт ае (12+)
9 ноябрь 18.30 – Галиябану (12+)
11 ноябрь 18.00 – Мәхәббәт күгәрченнәре (12+)


Мергасов йорты


Мергасов йорты – "тормышка ашырылган фантастика, билгеле вакыт узгач шартлый торган мина, искитмәле серләргә бай читләшү зонасы", - дип яза гидлар. Йортның фоторәсемнәреннән генә дә тән чымырдый, баш әйләнә башлый. Кадерле укучыларыбыз, серле йортка рәхим итегез.

Ул шәһәр үзәгендә – Кави Нәҗми һәм Дзержинский урамнары чатында урнашкан. Черек күлгә карап тора. Казан яшьләре моннан 90 ел элек аны Хыял йорты булып төзегән, әмма ул бүген тышкы кыяфәте белән “бомжатник”ны хәтерләтә һәм аның киләчәк язмышына әлегәчә нокта куелмаган - торгызылачагы билгеләнмәгән.  

1928 елда архитектор Федоров проекты буенча полковник Мергасовның элеккеге җир кишәрлегендә (Мергасов тыкрыгында) төзелгән дүрт катлы кирпеч йорт; исеме шушы шәхес фамилиясе белән бәйле. 

Йорт формасы П хәрефе рәвешендә, турыпочмаклы, баскычлы ишегалды тәшкил итә. Черек күл ягыннан таш баганаларга беркетелгән тимер рәшәткә белән уратып алынган. Ишегалдына Дзержинский урамы ягыннан капка аша керелә. Күп фатирлы, җиде подъездлы йорт 1930 еллар башындагы совет чоры архитектурасы стилендә төзелгән. Һәр катта 2-3 бүлмәле берничә коммуналь фатир бар. Кайберләрендә әле дә кешеләр яши, алар биредән китәргә риза түгел.




Мергасов йортында татар язучысы, публицист, тәрҗемәче Кави Нәҗми; балалар язучысы Абдулла Алиш, татар язучысы Илраһим Гази яшәгәннәр.

Муса Җәлил һәйкәле


Муса Җәлил "батырлык" сүзе белән тәңгәл. Аның турында балаларо мәктәпкә кергәнче үк белә башлый. Муса Җәлил – ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара. Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил беренчеләрдән булып сугышка китә, әмма 1942 елның июнендә Волхов фронтында сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына эләгә. 1944 елның февралендә фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итәләр. 25 августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 

      

Төрмәдә дә, җәзаны көткән чакта да шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә, җыентык бөтен дөньяга “Моабит дәфтәрләре” булып таныла. 

Габдулла Тукай һәйкәле


Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән татар баласы бармы? Юк, әлбәттә. Республикабызның Тукайны хөрмәт иткән һәр мәктәбендә дә ел саен бөек шагыйрьне искә алалар, аның хәтеренә төрле чаралар үткәрәләр. Балалар гадәттә “Су анасы”н өйрәнәләр, “Туган тел” шигырен ятлыйлар, аның тормыш юлы белән танышалар. Бөек Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан дистәләгән рәсемнәр ясыйлар.

Бөек Тукайга һәйкәл Татарстанның Казан шәһәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан. Куелган вакытта, ягъни 1956 елда, һәйкәлне бетоннан коялар. 2005 елда ул бронзадан ясатылып, кире үз урынына баса. 

Салих Сәйдәшев һәйкәле


Татар халкының күренекле композиторы, тугрылыклы улы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшев 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлый. Салих Сәйдәшев – халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе, татар сәнгате тарихында музыкаль драма жанрына нигез салучы шәхес.

Салих Сәйдәшев 13 яшендә рояльдә моңлы көйләр чыгара башлый. Музыка белемен күренекле композитор Заһидулла Яруллиннан ала, укуын Казан музыка училищесында дәвам итә. 1922 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый. Салих Сәйдәшев “Галиябану”, “Башмагым”, “Зәңгәр шәл” музыка әсәрләрен, вальс, маршлар яза. 

Бүгенге көндә дә бәйрәм тантаналары Салих Сәйдәшев язган марш белән башлана. Казанда бөек композитор музее, аның исемен йөрткән урам һәм тукталыш бар. Башкаладагы Зур концертлар залы да Салих Сәйдәшев исемен йөртә.

Бакый Урманче һәйкәле


“Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез”, - дип язып калдырган күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург Нәкый Исәнбәт.

Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам, РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Бакый Урманче – татарның киңкырлы талантка ия беренче рәссамы. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.

Бакый Урманче тамашачыларга 100дән артык скульптура әсәре, 300гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты белән билгеле. Аның әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла, эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.

Тукай музее


Габдулла Тукай әдәби музее башкалабызның Тукай урамында урнашкан ике катлы бина. Ул XIX гасыр азагында төзелгән, XX гасыр башында үзгәртеп корылган. Монда 1882-1906 елларда гаиләсе белән имам Шамилнең уртанчы улы Мөхәммәд-Шәфи Шамил яшәгән. Ул Казанның бай сәүдәгәрләренең берсе Ибраһим Аппаков кызы Бибимәрьямбану Аппаковага өйләнгән. Шуңа йорт Шамил йорты буларак билгеле.

Музей залларының берсендә Тукайның балачагына багышланган өлеше “Исемдә калганнар” автобиографик повестена нигезләнеп эшләнгән. Экспозиция әсәрдән өзекләр белән бизәп ясалган. Биредә Тукайның бабасының Коръәнен, әнисенең комганын, апасы Газизәнең камзулын күрергә була. Электрон җайланмада Тукайның шәҗәрәсе белән танышырга мөмкин. Тукай Җаекка киткәч, беренче гонорарына фаянс тартмачык сатып ала. Музейда ул экспонат та бар. Тукайның Җаек чоры тормышын чагылдырган экспонатлар арасында Камил Мотыйгый, Мотыйгулла Төхвәтуллиннар гаиләсеннән алынган шәхси әйберләр урын алган.


Музей экспозициясендә Габдулла Тукайның фотографияләре һәм ул яшәгән чордагы вакытлы матбугат, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журнал үрнәкләре, замандашларының шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасыннан Тукайның үрелгән кәрҗине, сөлгесе, карандашлар өчен металл стакан, кара савытын атарга була. Шулай ук, беренче катта махсус телефон куелган. Ул 15 минут саен шалтырап тора, трубканы алгач, татар, рус, инглиз телләрендә Тукай шигырьләре яңгырый.

Яңа Татар бистәсе зираты

Кадерле укучыларыбыз, түбәндәге мәгълүматны “безне зиратка җибәрәләр”, дип кабул итмәгез. Бу мәгълүмат рухи һәм дини яктан баерга теләүче кешеләр өчен бирелә. 

Яңа Татар бистәсе зиратында татарның мәшһүр шәхесләре җирләнгән. 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шушы зиратның юл күрсәткечен төзегән. Биредә күмелгән мәшһүр шәхесләрнең тормыш юлы белән кызыксынган һәр кеше дә шул юл күрсәткеч ярдәмендә шәхесләр каберләре белән таныша ала. Юл күрсәткечтә булган шәхесләрнең каберлекләренә махсус билге – сары ай куелган.



Салават Камалетдинов фотосы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100