Көзге кәбестәне тиз генә тозлау рецепты
Хәзер базарларда тыгыз һәм кетердәп тора торган кәбестә саталар.
![Көзге кәбестәне тиз генә тозлау рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/10/20/19d040f924eccc63646fefd77af46aa05527a54dfc81241e50abdf7f1f63.jpg)
Кәбестә, баллы борыч һәм кишерне тиз генә маринадлап, өч сәгатьтән соң ашап була торган итеп әзерләп була.
1 кило кәбестә, 1 баллы борыч, уртача зурлыктагы 1 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләр янына 3 телем сарымсакны ваклап турап салабыз.
Кечкенә кәстрүлдә маринад әзерлибез. Моның өчен 100 мл су, 100 мл көнбагыш мае кайнатабыз, шуңа 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 5 данә хуш исле борыч, 5 данә кара борыч, 3 данә канәфер, 2 лавр яфрагы салабыз.
Шушы сыеклык кайнап чыккач, 9 процентлы аш серкәсен 50 мл кушабыз, акрын утта бераз кайнатып алабыз.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/10/20/1f394a419bce5765819965167c8cc7d5b1881d73cca8861636731619f37c.jpg)
Әзер маринадны туралган яшелчәләр өстенә салып, яхшылап болгатабыз да 2 литрлы банкага тыгызлап тутырабыз.
Банканы суыткычка куябыз. 4 сәгатьтән тозлы кәбестә әзер!
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/10/20/522bca2e59e1005d1ed47fc9725cd921f30ddd4c57a338494b77c3ba645d.jpg)