Көзге депрессиядән ничек котылырга?
Җылы җәйге көннәрне салкынча, болытлы көннәр алмаштыргач ук без авитаминоз, көзге депрессия, хандра сүзләрен ешрак әйтә, ишетә башлыйбыз. Бу халәттән чыгу юллары бармы, нишләргә кирәк?
Гадәттә, кояш әзрәк күренә, яңгырлар ява башлагач, безне күңел төшенкелеге били. Эшлисе килмәүнең, кәеф юклыкның да гаебен көзгә ташлыйбыз. "Миндә көзге хандра, депрессия", дип, җылы юрганга төренеп, тәмле каһвә эчеп, өйдә китап кына укып ятасы килгән чаклар һәркемнең дә булгандыр.
Быелгы көзне күңел төшенкелеге китерүдә гаепләп тә булмыйдыр инде. Үзе җылы, кояшлы, коры, матур көннәр урамга, паркка, урман-кырларга — табигать кочагына чакырып кына тора, югыйсә.
Шулай да кайберәүләрдә быел да көзге хандра башланган икән. Гадәттә, мондый халәткә шикле, хисләргә тиз бирелүчән, меланхолик кешеләр тиз бирешә. Аның билгеләре төрле булырга мөмкин. Кайбер кеше йоклый алмый интегә, апатиягә бирелә. Берни дә эшлисе килмичә, йокымсырап йөрүчеләр дә бар. Артык борчулы булу, үз-үзең белән канәгать булмау, бернидән дә тәм тапмау — болар барысы да көзге хандра билгеләре буларак тасвирлана.
«Көзне көтеп алам»
Адилә Шәихова, студент, гомумән, хандра кебек нәрсәләргә бирешеп тормый. «Минем көзге хандра булмый. Көзне бик яратам, сагынып, көтеп алам. Үзең укыган уку йортына бару вакыты җитә, димәк, син курсташларың я сыйныфташларың белән очрашасың дигән сүз. Көзнең матур көннәрендә дусларым белән күрешәм, урманда йөрим, өйдә төрле тәмле әйберләр пешерәм», — диде ул, көзнең бары уңай якларын санап.
Лиана — кибеттә сатучы: «Быел көз көне минем хандрам юк. Кәефем дә әйбәт. Үзем теләгән эш табуым да йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Казандагы шоурумнарның берсендә эшлим. Көн саен кешеләрне матур итеп киендереп җибәрәбез, шуңа да кәеф шәп. Алай-болай күңел төшкән чакларда җылымса гына глинтвейн ясыйм, җылы юрганга төренеп рәхәтләнеп кино карап алам да, аякка басам. Эмоцияләремне чыгарырга кирәк. Шул ярдәм итәм миңа», — диде Лиана.
Әлеге яшь кызлар көзнең чын тәмен табып яшиләр икән бит!
«Җәйдән, кояштан аерылу авыр»
«Бардыр инде ул андый әйбер, хандра дигән нәрсә. Шәхсән миндә ул язын да, көзен дә булып ала. Бер нәрсә эшлисе килмәгән көннәр бар. Биеп, китап укып алам. Бик сирәк кенә булса да, күңел төшенкелегеннән чыгу өчен берәр тәмле әйбер пешерәм. Үзеңне җиңеп урамга чыгып керә алсаң, бу — иң яхшысы, минемчә. Саф һава һәм тынлык нык булыша. Көзге каршына басып биеп алу да яхшы. Күбрәк кешенең ниндидер эчке факторлары йогынты ясыйдыр дип беләм, көзне генә гаепләп булмый. Авитаминоз белән дә бәйле: Д, В группасына кергән витаминнар җитми башлый. Кояш кәефкә йогынты ясый инде. Битеңне кояшка куеп, рәхәтләнеп, җылынып, энергия туплап калсаң шәп», — диде Мәскәүдә яшәүче фрилансер Чулпан Латыйпова .
Менә Гүзәлнең кәефе кояшка карап үзгәрә икән: «Минем кәефем һава торышы белән бәйле. Көннәре кояшлы булса, энергиям дә ташып тора. Ике кечкенә бала белән бөтен эшемне эшләп бетереп, күршеләргә дә кереп булыша алам.
Өч көн генә булса да, кояш чыкмый торса, минем чын хандра башлана. Шул халәттән чыгуымның төгәл генә рецепты юк. Кояш чыккач, кәефләр дә рәтләнә инде. Дөрес, кайвакыт үземә кызыклы берәр шөгыль табып онытылып алам: берәр яңа кино карыйм, нәрсәдер пешерәм яисә берүзем урманга барып әйләнеп кайтам», — дип сөйләде кибет директоры Гүзәл Османова.
Алинә, хуҗабикә, күңелсез чакларда сөйләшми башлый икән: «Миңа мондый көннәрне авыз ачып сүз әйтергә дә кыен була. Ләкин мин моны һич кенә дә көз белән бәйләмим. Андый вакытларым да бик сирәк була минем», — дип тиз генә җавап бирде ул.
Гөлназ Рәхмәтуллина, тележурналист: «Мин җәйдән бик авыр аерылам. 9 ай көтәсең-көтәсең, җәй җитә дә тиз арада үтеп тә китә. Сентябрь башлангач, җәй белән саубуллаша алмыйча интегеп, бераз кәеф төшеп ала. Кояш, җылы көннәр җитми калган кебек була, салкын җилле һава торышын кабул итәсе килми, ниндидер эчке көрәш бара. Аннары көз җиткәнне кабул итәсең дә — язмышыңа буйсынып, киләсе җәйне көтеп яшисең.
Ноябрьдә шундый бер кәефсез вакыт булып ала — көзнең матур алтын чоры үткән, сары яфраклар коелган, салкын, караңгы, кар әле юк, Яңа елга да ерак. Минем көзге хандрам әнә шул вакытка туры килә. Соңгы елларда көздән гаиләбез белән, врач кушканча, Д витамины эчә башладык, аның файдасын сизәм. Салкынча көннәрдә җылы бассейнда йөзеп, хаммамда парланып алсаң, үләннәр төнәтеп, җимешле чәй эчсәң дә, кәеф күтәрелеп китә. Күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен эш белән өй арасында гына йөрмәскә, театр-концертларга барырга, вакыт табып, ниндидер файдалы курсларга, мастер-классларга йөрергә, кешеләргә ярдәмең тиярлек эшләрдә катнашырга кирәк. Ул вакытта моңаеп утырырга сәбәп калмас.
Мондый чаралар гына ярдәм итмәсә, депрессиягә батып китмәс өчен, психолог белән киңәшүдән дә оялмаска кирәк дип саныйм», — диде Гөлназ ханым.
Роза ханым Мифтахова хәзерге вакытта лаеклы ялда, оныклар белән мәшгуль. «Минем кәефем ел фасылына берничек тә бәйле», — түгел диде ул. Балалар дәү әниләренә моңаерга ирек куймыйдыр, мөгаен.
Бухгалтер Әнисә ханым үзендә булган хандра билгеләре белән бүлеште: «Яз көне алай түгел менә, чаба-чаба эшләп йөрисең. Көз көне эштән кайтам - берни эшлисе килми, хәл дә, кәеф тә юк аның өчен. Күңелемне күтәрергә дип, иптәш кызларым янына да баргалыйм, олы яшьтәге күршеләремнең дә хәлләрен белешеп чыгам. Аннары өелеп, мине көтеп торган эшләремне эшли башлыйм инде», — диде ул.
Табиб Ләйсән Хисамова: «Була инде депрессия. Аңа юл куймаска тырышам мин. Яхшы нәрсәләр турында гына уйлыйм, паркта йөрим, күп вакытымны балаларыма багышлыйм», — диде ул.
Ирләрнең хандрага бирешергә вакытлары юк
Бу уңайдан ир кешеләрнең дә фикерен беләсе килде. Алар да шушы көзге хандрага бирешәме икән?
Марат һәм Гөлназ Госмановлар өчен быелга көз бик матур, күңел төшенкелегенә бирелмичә үтеп бара. «Көз матур, җылы, кояшлы быел, күңелсезләнеп утырасы килми. Ямьсез, яңгырлы көннәрне балаларны да бакчага җибәрмим. Берәр ризыкны өйгә китертәм дә, рәхәтләнеп көне буе урыннан да чыкмыйча шулай бер көн яту җитә миңа», — ди Гөлназ. Ире Марат үзе генә авылга кайтып килә икән мондый чакларда. «Мунча ягып керәм. Шунда берничә сәгать җылынып, рәхәтләнеп утыргач, хандраның эзе дә калмый», — ди Марат.
«Кояш булганда күңеллерәк инде дә. Шулай да көзге хандраларга бирешеп утырмыйбыз без, аңа вакыт та юк», — дип кыска тотты сүзен Арслан абый.
Ир кешеләр хатын-кызларга караганда депрессия һәм хандраларга күпкә азрак бирешә. Сораштырган ир-атларның 90 проценты диярлек үзләрендә көзге хандра юк дип белдерә. «Көзге хандра дигән әйбер юк. Булса да, кыш көнедер, бәлки, салкын, пычрак булганда», — диде Марсель. Руслан әфәнденең дә күңел төшенкелегенә бирелергә вакыты юк икән: «Минем һәрвакытта да кәефем әйбәт. Һава торышының нинди булуына карамастан», — диде көр тавышлы ир кеше.
Шәхсән үзем үткәргән кечкенә генә сораштыруда катнашкан 30 кешенең яртысыннан азрагы гына быел көзге хандра булмады, ди. Шуларның өчтән бер өлеше апатия, арыганлык һәм эшлисе килмәү билгеләрен атадылар, икенчеләре — үзләрен сагышка батуларын һәм эмоциональ хәлләренең тотрыклы булмавына зарланды. Бары ике кеше генә начар йоклый һәм үз-үзеннән канәгать түгеллекләрен әйтте. Иң зур төркем исә, шушы билгеләрнең барысын да үзләрендә тапты.
Көзгә артык зарланучылар булмады. Кемдер эш белән мәшгуль булып, кемдер яшьлеге, бәхетле мизгелләрендә назланып үткәрә быелгы кояшлы көзләрне.
Көзге депрессия билгеләре:
- тормышның рәхәтен тапмый башлау;
- сәбәпсез сагыш хисе;
- елыйсы килү;
- хроник авыруларның көчәюе;
- ашыйсы килмәү яки киресенчә ачлык хисе;
- ярсучанлык;
- үзең белән риза булмау, башкаларга да тәнкыйди караш;
- йоклап булмау;
- эш сәләте кимү;
- тиз ару;
- ялгызлыкка омтылу;
- интим тормышка кызыксыну кимү (аеруча ирләрдә).
«Үзегезгә төрле хәлдә булырга рөхсәт итегез»
Көзге хандарага бирешмәс өчен нишләргә кирәклеге турында медицина психологы Резеда Акбирова белән сөйләштек:
Көзге депрессия, хандра — ул кешенең тотрыксыз эмоциональ халәте. Бу — психик авыру турында түгел, ә вакытлыча күренеш һәм билгеле бер ел фасылы килү белән дә бәйле. Көз көне табигатьтә күңелсез үзгәрешләр пәйда була: салкыннар башлана, матур, кояшлы көннәр саны кими, яңгырлар ява һәм кешеләргә авыр, җылы киемнәр кияргә кирәк була башлый. Кешенең кәефе һава торышына бәйле була. Аны бернәрсә дә куандырмый, сагышка бата, моңсулана.
Профилактикага килгәндә спорт, файдалы һәм витаминнарга бай ризык ашау, витаминнар комплексы эчү, җитәрлек йокы да булыша ала. Яныгызда якты төсле әйберләр күбрәк булсын, урамга ешрак чыгыгыз. Дусларыгыз, якыннарыгыз белән күбрәк аралашыгыз, уртак, кызык шөгыль табыгыз. Мәсәлән, өйдә интерьерда ниндидер җиңелчә генә үзгәрешләр кертергә мөмкин.
Сезне көзге депрессия басса, аннан качарга кирәкми. Үзегезгә төрле хәлдә булырга рөхсәт итегез. Үз-үзең белән очрашу өчен вакыт та ул. Әгәр депрессиягә бирелгәнсез икән, ул сезгә нәрсәдер өчен кирәк. Бу вакытта күбрәк үзегезгә, эчке кичерешләрегезгә игътибар итегез. Мин ни өчен моңсуланам, дип сорау куегыз. Бәлки, тормыш юлыгызда ниндидер киртә-каршылыклар очрагандыр яисә көткән әйберләрегез акланмагандыр. Бәлки, сез үткәннәрне сагынып моңсуланасыздыр, нәрсәдәндер аерыла, җибәрә алмыйсыздыр. Ул эмоцияләрне аңларга кирәк. Моңсулыкмы бу, ачу яисә көчсезлекме? Якыннарыгыз белән сөйләшегез, белгечләргә мөрәҗәгать итегез, ышаныч телефоннарына да шалтыратырга була. Психологлар сезгә шушы хәлегезнең нәрсә белән бәйле икәнлеген ачыкларга ярдәм итәрләр, — дип сөйләде психолог.
Табиблар ни киңәш итә?
Табиблар, көзге депрессия башланды дигәнне сәбәп итеп, үзлектән төрле дарулар (психотроп, кәефне күтәрә торган) куллана башлауны дөрес зыянлы дип саный. Валериана,сукыр кычыткан, үләннәр төнәтмәләре белән генә чикләнегез. Сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, дүләнә, камыр агачы (боярышник), чамбыр (чабрец) төнәтмәләре файдалы. Табиблар билгеләмәгән даруларны эчеп, организмыгызга зыян салуыгыз бар.
Иң мөһиме: көзге хандра башланса, үз эчегезгә бикләнмәгез, андый якыннарыгызны да ялгыз калдырмагыз. Андый кешеләргә физик шөгыль табарга тырышыгыз. Вакытында йоклау да мөһим. Банан, финик, чикләвек, якты төсләрдәге яшелчә, җиләк-җимеш, шоколад, суүсемнәрдән төрган салатлар ашагыз. Шулай ук грейпфрут, әфлисун, кишер сулары файдалы.
Көзге депрессия даими була икән, аңа җәй азагыннан әзерләнә башларга кирәк. Көзгә үзегезгә шатлык китерергә мөмкин булган шөгыль табыгыз һәм җәй азагында шуңа керешегез.