Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзгә карап алдау: Арчада бер хатынның кибеттә акча урлаганы камерага эләккән

Караклар бигрәк остарган һәм кыюланган, битләрен дә яшермиләр. Кассирның башын бутап, фокусчы җитезлеге белән кассирның ике мең сум акчасын урлау очрагы Арча районы «Западный» кибетендәге видеокүзәтүгә эләккән.

news_top_970_100
Күзгә карап алдау: Арчада бер хатынның кибеттә акча урлаганы камерага эләккән
мессенджердан

Арча районында акча урлау очрагы видеосы ватсап төркемнәрендә яшен тизлеге белән таралды.

Видеода оста куллы хатын бер минут эчендә кассирның башын катырып, ике мең сум акчаны алып чыгып китә. Башта биш меңлек акчасын өстәлгә куеп, аласы әйберен алмаштырып килә. Шул ук вакытта акча янчыгына йөзлекне бөкләп, алдан әзерләп тә куя. Кассир 5000 сумнан 4950 сумны кире кайтара. Сатып алучы ике меңне оста гына кошелегы астына шудырып кертә, кассирга акчасы җитмәгәнен әйтә, кибетче биргән бөтен акчаны касса өстенә үк ташлый. Алдан әзерләнгән йөзлеген биргәндә ике мең ялт кына акча янчыгына кереп тә утыра. Аннан үзенең 5 меңлеген дә, товарын да алып китә.

Арча районының ватсап төркемендә сатучыларны игътибарлы булырга өндәгән аудиоязма да бар. «Кызлар, кибетчеләр, карагыз, бу безгә кагыла. Кичә бездә төзелеш кибетендә булды бу. Нинди җитез куллы хатын: бирә, ала, алмаштыра. Игътибарлы булыгыз», — диелә әлеге хәбәрдә.

Урлау очрагы булган «Западный» кибете директоры Әгъләм Локманов белән сөйләштек. «Полиция нәрсә эшләсен инде ул. Кечкенә караклык очрагы бит, аны тота да алмыйлар әле алар… Кечкенә хулиганлык дип штраф салсалар гына. Полициягә аңлатма, гаризалар язып йөрү мәшәкате генә күбрәк булачак.

Алар бит «налетныйлар». Бөтен республиканы да, чит регионнарны да әйләнеп чыга андыйлар.

Машиналары - «Фольксваген». Безнең кибет янындагы бина камерасында номеры күренә, ә менә сериясе юк. Шул номерлары буенча эзләп тапсалар гына. Шул кибет мөдире номерлары буенча эзләргә биргән бугай инде.

Машинаны тапсалар да, «утырып барды, төшеп калды», — дип әйтә ала йөртүче. Үз машинасына утырып чыкмагандыр мондый эшкә. Алар бит бик оста эшлиләр, бармак арасыннан шудырып, уч төбендә бөтәрләп кала да, янчыгына тыгып та куя. Кассирның да башын әйләндерде.

Хезмәт хакыннан ике меңен тотып калабыз инде. Үз игътибарсызлыгы, кассага санап салырга тиеш иде. Район кешесе түгелдер ул, күргәнем юк аны», — ди Әгъләм Локманов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100