«Көзен вакыт булмады». Татар авылында кыш уртасында чалгы белән печән чабалар - видео
Видеодан аңлашылганча, печән чабучы иргә әтисе печәнне көзен үк чабарга кушкан булган.
Ватсапта кызыклы видео таралды. Татар агае кыш уртасында печән чаба.
«Исәнмесез дуслар, бүген 22 декабрь. Әйтте әти: чап улым, көз көне ди. Вакыт булмады. Менә таптык вакыт. Сезне киләсе 2020 ел белән котлыйм. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телим. Кичәге эшне бүгенгә калдырмагыз!» — ди печән чабучы.