Көзен COVID-19 ияртмәс өчен нишләргә?
Мөмкин кадәр тизрәк, вирус үзгәргәнче, иммун җаваптан кача башлаганчы, прививка ясатырга кирәк, ди Пшеничная.
Эпидемиолог Наталья Пшеничная көз көнендә коронавирус ияртмәс өчен киңәшләрен бирде. Бу турыда РИА Новости яза.
Коронавирустан вакцинация узу гына мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укулар башлангач, кешеләр отпусклардан кайткач, көзен авыручылар саны арту куркынычын киметә ала. Мөмкин кадәр тизрәк, вирус үзгәргәнче, иммун җаваптан кача башлаганчы, прививка ясатырга кирәк, ди Пшеничная.
«Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укулар башлангач, әлбәттә, кешеләр арасында контактлар артачак. Кешеләр отпусклардан кайткач, мәктәпләрдә һәм институтларда дәресләр башланганчы, коллективлар формалашканчы, вакцинация ясату гына гына авыручылар саны арту ихтималын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Кешеләрдә COVID-19 авыруына күбрәк иммунитет булган саен, мондый хәл ихтималы кими», — ди белгеч.