Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз яшьләре урынына кристаллар чыга торган кызның сере ачылган

Күз яшьләре урынына кристаллар чыга торган кызның сере ачылган

news_top_970_100
Күз яшьләре урынына кристаллар чыга торган кызның сере ачылган
Әрмәнстанда яшәүче 22 яшьлек Сатеник Казарянның күзеннән яшь бөртекләре урынына кристаллар чыга дигән хәбәр таралды.
  • 22 яшьлек кызның күзләрендә яшь урынына очлы кристалл бөртекләре барлыкка килә, дип хәбәр иткән идек.
НТВ каналы хәбәрчесе бу кыз белән очрашып, "бриллиант" күз яшьләрен экспертизага биргән.

Әлеге хәл Сатеникның нәни улы пыяла вазаны төшереп ваткач башланган. Сатеник күзенә пыяла ватыклары кергән дип уйлаган. Шуннан соң аның күзләреннән өч сәгать саен унлап кристалл чыга башлаган. Бу кристалларны хатынның күзеннән кайнанасы җайлап кына ала. Әлеге кадрларны да НТВ каналы күрсәтте. 



Башта бу цистиноз дигән авыруы түгелме икән дип фаразлыйлар. Мондый авыру вакытында организмда аминокислоталар алмашы бозыла, кешенең органнарында һәм тукымаларында цистин дигән матдә кристаллары барлыкка килә. Әлеге сирәк авыру 200 мең очракның берсендә булырга мөмкин.

Малаян исемендәге Баш республика офтальмология үзәгендә исә бу вакыйганы цирк дип саныйлар. 
 
Белгечләр фикеренчә, Сатеник Мюнхгаузен синдромыннан интегә. Бу психик авыру вакытында кеше үзенә үзе зыян китерә. Россиядәге лаборатория белгечләре ачыклаганча, хатынның күзеннән чыккан кристаллар гап-гади пыяла ватыклары, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100