Бөекбритания Сәламәтлек саклау милли хезмәте (NHS) күз яман шеше симптомнарын атады, дип яза "Известия" газетасы.
Симптомнары үз вакытында ачыклау меланома, лимфома, ретинобластома һәм яссы күзәнәкле яман шеш кебек авыруларны табарга ярдәм итә.
Күз рагының иң киң таралган төре - меланома. Еш кына ул 50 яшьтән өлкән, ачык төстәге күзле кешеләрдә була.
Табиблар әйтүенчә, махсус күзлек кимичә, озак вакыт кояш астында йөрү дә күздә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.
Күздә төрле күләгәләр күренү, яктылык балкыган кебек булу, томанлы күз күреме, күзгә зурая торган таплар күренү, күз күремен өлешчә югалту, акаеп карау һәм күрү органнары өлешендә авыртулар онкология турында хәбәр итәргә мөмкин.

NHS белгечләре боларның артык куркыныч булмаган авырулар билгесе дә булырга мөмкин диде. Әмма бу билгеләр булганда табибка күренү зарур.