news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзәтү тәгәрмәченнән егылып төшкән яшь кыз үлгән

Биредә булган 42 яшьлек ир-ат та мәрхүмәне тотып кала алмаган.

news_top
Күзәтү тәгәрмәченнән егылып төшкән яшь кыз үлгән
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә 23 яшьлек кыз күзәтү тәгәрмәченнән егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

23 яшьлек кыз ял паркында тора торган ташландык күзәтү тәгәрмәченә менеп киткән. Бик югары биеклеккә менеп җиткәч, ул егыла һәм башы белән асфальтка бәрелә.

Кыз белән бергә 42 яшьлек ир-ат та була. Ул кызны тотып калырга маташа, тик булдыра алмый.

Свердловск буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, ир-атны полиция хезмәткәрләре сораштырган. Ул Якутиядә туып-үскән. Свердловск өлкәсенә әле күптән түгел генә Башкортстан Луна-паркы белән килгән. Аннары ул Асбестта калган һәм эшкә урнашкан.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, кыз бирегә Кубаньнан килгән. Әнисе аны Асбетска әбисе янына каникулга җибәргән булган.

Аттракцион инде берничә ел эшләми. Кыз 4 сентябрьдә иртүк 42 яшьлек кавалеры Андрей янына килә. Алар арасында ни булганы әлегә билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар