Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзәтүче эффекты» - корал тоткан үтерүчене күргән кешеләр ни сәбәпле битараф?

Немец психологы корал тоткан үтерүчене күргән кешеләрнең битарафлыгының сәбәбен әйтте

news_top_970_100
«Күзәтүче эффекты» - корал тоткан үтерүчене күргән кешеләр ни сәбәпле битараф?
Владимир Васильев

Урамда корал тотып барган кеше хакында ни өчен полициягә хәбәр бирмиләр? РИА Новости шул сорауны психологка биргән.

Германиянең Вюрцбург университетының психология профессоры Роланд Дойч агентлыкка сөйләгәнчә, шәһәр урамындагы кораллы кешегә игътибар итмәү психологиядә «күзәтүче эффекты» төшенчәсе белән аңлатыла. Бу очракта кешеләр үзләреннән җаваплылыкны төшерә.

Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига булган көнне үк шәһәр видеокамераларының язмалары интернетта таралды. Мылтык тоткан кешене күрсәләр дә, беркем дә бернинди дә чара күрми. Аннары бу кеше мәктәптә атыш оештыра.

«Шундый вакыйгалар булганда — мылтык тотып баручы кеше барлыкка килгәндә — кешеләр бер-берсенә карый, үзләренең реакциясен хуплауны көтә. Әгәр беркем дә реакция ясамаса, алар шундый нәтиҗә ясый: димәк, аларда бер җаваплылык та юк, шуңа күрә берни дә эшләргә кирәкми», — ди галим.

Психология профессоры сүзләренчә, кайбер очракларда кешеләр берни дә эшләмәүләренең сәбәбен үзләренә куркыныч булу белән аңлата. Алар, башка шаһитлар реакциясе булмагач, димәк, бу шартларда нидер эшләү куркыныч дип саный.

Галим мисал китерә. Җирдә яткан, үлгән кыяфәтле кеше яныннан узып баручылар да берни эшләми. «Алар, беркем дә тыкшынмагач, ситуация бик начар түгел дип саный һәм берни дә эшләми», — ди Дойч.

Эксперт сүзләренчә, кешеләр мондый очракта күзәтүне дәвам итәргә мөмкин. Алар башкалар нәрсә эшләгәнне карый, ләкин үзләре кысылмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100