Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз төбендәге кара тапларны ничек тиз генә бетерергә?

Күз төбендә кара таплар арту һәм авыртулар барлыкка килү бөер авырулары билгесе булырга мөмкин.

news_top_970_100
Күз төбендәге кара тапларны ничек тиз генә бетерергә?
pixabay.com/ru

Һиндстан табибы, диетолог Пуджа Махиджа күз төбендәге кара таплардан тиз генә котылу ысулын атады. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч әйтүенчә, иртән йокыдан уянуга ук битне салкынча су белән юарга кирәк.

Моннан тыш, диетолог яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга һәм көн саен 2-3 литр чиста су эчәргә киңәш итә. Бу организмга су тупларга ярдәм итә.

Шулай ук чәй, кофе, алкоголь һәм энергетиклар эчүне дә киметергә кирәк, алар организмнан чыга торган сыеклык күләмен арттыра һәм шешенүләр барлыкка китерә.

Табиб көндәлек рационга петрушка да өстәргә киңәш итә, чөнки бу яшел үлән организмнан токсиннар чыгаруны яхшырта.

Күз төбендә кара таплар арту һәм авыртулар барлыкка килү бөер авырулары билгесе булырга мөмкин, шуңа күрә бу очракта табибка барырга кирәк, дип белдерде диетолог. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100