Күз төбе зәңгәрләнеп торудан ничек котылырга?
Ничә яшьтә күзне кремнар сөртеп тәрбияли башларга кирәк? Күз төбе зәңгәрләнеп торудан ничек котылырга? Сорауларга “Туры элемтә” кысаларында косметолог, дермотовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева җавап бирә.

Әлбәттә, яшьтән үк күз төпләрен тәрбияләп, массаж ясап торсак яхшы була. Кремнар, мазьлар вакытлыча гына файда китерә. Даими күнегүләр эшләү, вакытында күзләрне ял иттерү күзләр тирәсендә җыерчыклар булдырмауның иң яхшы чарасы.
Халык медицинасы ярдәмендә кайберәүләр күз тиресенә яшел чәйдән, кыярдан маскалар ясый. Ләкин аларның нәтиҗәсе озакка бармый.
Күз төбе зәңгәрләнеп торган очракта, аскы күз кабагын ныгыта торган мезотерапия, биоревитализация кебек процедуралар ярдәмгә киләчәк. Үзегез дәваланырга тырышмагыз, косметологка мөрәҗәгать итегез.