Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көз көне мондый таза түгел идегез» — Ләйсән Гыймаева бәби көтәме?

Виртуаль дуслары Ләйсән Гыймаеваны дүртенче тапкыр әни булырга җыена дип уйлаган.

news_top_970_100
«Көз көне мондый таза түгел идегез» — Ләйсән Гыймаева бәби көтәме?
Салават Камалетдинов

Ләйсән Гыймаева белән Зәйнәб Фәрхетдинова Яңа ел төне концерты съемкалары вакытында бергәләп видеога төшкәннәр. «Бәй, апаем» дигән яңа дуэт буларак, җыр яздырачаклар», — дип хәбәр иткән Булат Бәйрәмов алар турында кадр артында. Зәйнәб Фәрхетдинова да бу шаяртуны «Бәй, яздырабыз, яздырабыз, Булат апаем», — дип күтәреп алган.

Әлеге видеода сүз ике җырчының да Азнакай кызлары булуы һәм Азнакай сөйләше турында барса да, Ләйсәннең виртуаль дусларын башка нәрсә кызыксындырган. Инстачылар җырчының күлмәгеннән азрак беленеп торган эчен тикшергән. Ләйсәннең әлеге видеоны инстаграмга: «Булат бөтен серләрне ачты», — дип язып куюы да инстачыларда шик тудырган булса кирәк.

«Ләйсән, бәби көтәсез, ахры», — дип, турыдан бәреп сораган берсе.

«Табыгыз, тап, хөкүмәт акча биреп торганда»;

«Бала табу һәркемнең үз эше. Тапсын, идеаль парлар», — дип куәтләгән калганнар.

«Гүзәлдән калышмаска, узышып таба хәзер бәбине артистлар», — дигән инстачыга: «Әлбәттә, ничек инде аннан калышасың», — дип җавап язган Ләйсән.

«Гүзәлдә генә дүрт бала түгел инде. Беренче булып дүртенче баласын Лилия Муллагалиева тапты, аннары Ландыш. Тапсын Ләйсән дә. Ире бик кешелекле, үзе чибәр. Бу юлы малай була инде, Алла бирса», — дигән бер инстачы бик ышандырып.

«Минем 49 ел буе җыйган майлы корсакка охшаган. Әле көз мондый таза түгел идегез. Ипидә генәме икән эш? Ничек булса да, сәламәт булыгыз», — дигән директына килгән хатны Ләйсән Гыймаева хәтта сторисына урнаштырган.

«Көлә-көлә мыскыл итәләр. Бигрәк киң күңелле инде минем язылучыларым», — дип язган ул.

«"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100