Көз алып килгән бәхет (Айдар Солтан)
Көзге яңгырлы көн иде. Ачы җилдә шыбырдап коелучы яфраклар күңелгә тагын да ямансулык өсти.
Суфия кызы белән саубуллашып, поездга кереп утырды. Бердәнбер кызын, алтын бөртеген ят шәһәрдә калдырып китү бик авыр иде аңа. Ул бүген генә баласын институтның тулай торагына китереп урнаштырды. Кызы укырга кергәнгә сөенәсе генә дә бит югыйсә. Тик булмый шул - аерылу сагышы күңелен биләп ала да, күзләренә яшь китерә. Кызыннан аерыласы килмичә, бистәгә кайта торган автобуска да соңга калды инде, ярый әле кичке поездга җитешә алды.
Ялгыз өйгә кайтып керәсе исенә төшеп, тагын йөрәге әрнеп куйды, ире белән аерылышканнарына ике ел, аның инде башка гаиләсе бар. Кызы янында вакытта ялгызлык шулкадәр сиздерми иде әле. Хатын никадәр тыелырга тырышып караса да, күз яшьләре бер-бер артлы тәгәрәде дә тәгәрәде. Уйларына бирелеп, ул янәшәсендә утырып кайтучы ир-атның үзен сөйләштерергә, юатырга тырышуын да абайламады. Бары бераз тынычлангач, теләр-теләмәс кенә сүзгә кушылып китте. Юлдашы аны көлдерергә, төрле кызыклы вакыйгалар сөйләп күңелен күтәрергә тырышты, ә инде кайтып җиткәч хатынның телефон номерын сорады. Суфия очраклы танышуларга ышанмый иде, шуңа да эш телефонын биреп котылды.
Өенә кайтып җиткәндә хатын бу танышу турында бөтенләй оныткан иде инде. Өйгә кергәч, ялгызлык хисе тагын биләп алды. «Ярар ике көннән ялым тәмамлана, эштә онытылып торырмын әле», — дип үз-үзен тынычландырды.
Эшкә чыкканның беренче көнендә Суфияны барлык хезмәттәшләре дә кызының уңышлы укырга керүе белән котладылар, аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Кичке якта дус хатыны Фәһимә: «Суфия, инде ике көн рәттән сине сорап ниндидер Равил шалтырата, мин сине ялда дип әйттем, таныш түгел кешегә өй телефоныңны бирәсем килмәде, ул иртәгә кабат шалтыратачагын әйтте»,— дип сынаулы караш ташлады. Суфия шунда гына яңа танышы турында хәтеренә төшерде. Ул Равилне үзен искә алыр дип уйламаган иде.
Икенче көнне Равил тагын шалтыратты. Бу юлы Суфия аңа өй телефонын бирде, озаклабрак сөйләшергә, танышырга мөмкинлек туды. Равил инженер булып эшли, хатыны юл һәлакәтендә үлгән, шуннан соң бер хатын белән танышкан, әмма өйләнешәбез дигәндә генә анысы батып үлгән икән. Үзен гаепле санап, ул танышулардан качып та йөри башлаган, әмма Суфияне очраткач бу танышлыкның дәвам итүен бик тели икән.
Алар шулай итеп көн дә сөйләшә торган булып киттеләр. Кызы да көн саен шалтыратып хәлен белеп тора, Суфияга элекке кебек үк ямансу түгел иде. Ул Равил белән телефоннан сөйләшүләргә тәмам ияләнеп бетте. Тик беркөнне, Равил очрашырга тәкъдим ясагач, барыргамы-юкмы, дип икеләнеп калды. Теге вакытта башы каткан килеш ул аңа юньләп игътибар да итмәгән, күрсә дә танымаячагына иманы камил иде.
Фәһимәдән яшерен сере юк иде хатынның, барысын да аңа сөйләп бирде. Фөһимә дустының ялгыз газап чигүен аңлый, шуңа күрә очрашуның барлык уңай һәм тискәре якларны кабат үлчәүгә салып караганнан соң икесе бергә барырга булдылар.
Очрашу сәгатен яшь кызлардай куркып-каушап көтте Суфия. Ире белән аерылышканнан соң үзенә игътибар итми башлаган иде, хәзер кабат көзгегә күз салды. 18 яшьтән кияүгә чыгып, бала табып үстерсә дә, матур, зифа иде әле ул. Көзге артында онытылып яткан бизәнү әйберләрен табып җиңелчә генә бизәнеп алды, пальто эченнән күренмәсә дә, иң матур күлмәген киде.
Ноябрь ае булганлыктан алар очрашасы елга буе кар белән капланган иде, көн шактый салкын. Хатыннар Равилне ерактан ук күреп алдылар, яр буе буш булганлыктан хаталанырга мөмкин түгел иде. Ул да пөхтә итеп киенгән, кулында көн салкын булганлыктан бераз өши башласа да, матурлыгын җуймаган роза чәчәкләре. Ул әдәпле генә исәнләште дә, чәчәкләрне Суфияга сузды. Очрашып берничә сүз алышуга, Фәһимә, кичектергесез эшләре барлыкны сылтау итеп, китеп барды.
Суфия белән Равил икесе генә калдылар. Алар бик озак, салкынны да сизмичә елга буенда йөрделәр, юк-бар сөйләшеп көлештеләр, соңыннан кафега керделәр. Суфияга Равил янында күңелле иде, ул аны күптән беләдер кебек тоелды.
Ул өенә соң гына кайтты. Ничә көннәрдән соң беренче тапкыр кәеф күтәренкелеге, җанында җиңеллек тойды.
Алар еш кына очраша башладылар. Равил бик кайгыртучан, ул һәрвакыт хатынның хәлен белешә, чәчәкләр бүләк итә. Суфия көннән-көн аңа тартыла баруын сизде. Шулай итеп бер ел үтеп китте.
Көннәрдән бер көнне Равил өйләнешергә тәкъдим ясады. Хатын аңа уңай җавап бирергә теләсә дә, тукталып калды: «Кызы ни әйтер бит әле? Ул чит кешене кабул итәрме, Суфияга рәнҗемәсме?» Хатын кызына бу турыда нәрсә дип әйтергә, ничек аңлатырга да белми иде.
Ләкин аның борчылуы юкка булып чыкты. Гөлүсә алар турында күптән барысын да белә иде инде. Фәһимә сизгер күңелле, тугъры дус буларак, бу көннең киләчәген алдан уйлап кызга барын да ипләп аңлаткан, барын да җайлаган иде. Кызда башта әнисен көнләү хисе барлыкка килсә дә, Фәһимә:«Син укып бетерерсең дә үз тормышыңны корырсың, әниең ялгыз саргайсынмыни, әле ул яшь, чибәр бит», — дигәч, әтисенең күптән башка кеше белән яшәвен уйлап ризалашты. «Язмышлары шулай булгандыр инде»,— дип килеште.
Суфия ничек аңлашырга белми йөргәндә кызы үзе үк сүз башлап барысын да сөйләп бирде, әнисенә алдагы көннәренә бәхет теләп, ризалыгын белдерде.
Суфия белән Равил өйләнешеп бергә яши башладылар. Равил белән Гөлүсә тиз уртак тел таптылар. Гөлүсә бик нык авырып сырхауханәдә ятып чыкты. Ул вакытта да ир үзенең кайгыртучан, киң күңелле кеше булуын кабат раслады. Суфия көн-төн кызы янында булды. Равил көнгә берничә тапкыр килеп хәлләрен белде, кирәкле әйберләрне китерде, кыз турында үз баласы кебек кайгыртты.
Бер ел яшәгәч Суфия ир бала тапты, аңа Фаил исеме куштылар. Хатын кызы баланы ничек кабул итәр дип бик борчылган иде. Гөлүсә энесен бик яратты, туганы булганга сөенеп бетә алмады. Бала да аны күргәч куанычыннан нишләргә белми, кулларын сузып аңа омтыла, хәтта теле дә «апа» дип ачылды. Суфия балаларына карап сокланып туймый, ул бәхетле, бик бәхетле бүгенге көндә. Кайчак кына күңеленә бер сорау килеп коты алына, йөрәге туктап калгандай була: «Әгәр мин шул чакта автобуска соңармаган булсам, яки телефон номерын бирмәгән булсам бүген нишләгән булыр идем?»
Шундый уйлар белән ул иренә сыена, аның кочагына кереп, тән җылысын, кайнар сулышын тойганнан соң тынычлана һәм башына шундый сораулар килүдән кычкырып көлеп җибәрә. Равил исә хатынын тагын да ныграк кысып кочаклый да, яраткан кешесен бәхетле итә алуына куанып елмая.