Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күз алдында ак нокталар пәйда булды". Елан чагудан зыян күрүчеләр һәм беренче ярдәм турында

Татарстанда нинди еланнар бар? Елан чакмасын өчен нишләргә? Елан чакканда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? "Татар-информ" хәбәрчесе шуларны белеште.

news_top_970_100
"Күз алдында ак нокталар пәйда булды". Елан чагудан зыян күрүчеләр һәм беренче ярдәм турында

Җәйге кызу көндә җиләккә яисә печән җыярга барган кеше, сау-сәламәт килеш өйдән чыгып китеп, кайту юлында шифаханәгә эләгергә мөмкин. Кара елан чакмый калган очракларның соңгы елларда булмый калганы юк.

“Июнь башында гына 4 кешене елан чакты. Эссе көннәр башлану белән елан чагулар саны арта. Еланнар май башында сулыкларда, паркларда була. Июнь, июль, август айларында урманнарда, аланнарда, куе чирәмле урыннарда. Еш кына кипкән агач төпләренә җылынырга чыгалар", - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Казанның 7 нче клиник шифаханәсендә токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Татарстандагы еланнар

Еланнарны өйрәнүче галимнәрне герпетолог дип атыйлар. КФУ доценты, биология фәннәре кандидаты Илдар Хәйретдинов бездәге елан төрләре турында сөйләде.

“Татарстанда дүрт төрле елан бар. Тузбаш, бакыр елан, кара елан, кыр кара еланы.

Тузбаш (уж)

Тузбаш Татарстанның бөтен өлкәләрендә дә булган төргә керә. Ул кеше торган биналарга якын яши. Балыклар, төрле амфибияләр белән туклана. Башында ике тап булуы белән аерылып тора. Еш кына әлеге таплар сары, кишерсары төстә була. Бик сирәк кенә кара тузбашны очратырга мөмкин. Әлеге төр агулы түгел.

Бакыр елан (медянка)

Бакыр елан тузбаш кебек агулы түгел. Ташлы җирләрдә очрый. Сирәк төргә керә. Тузбаштан аермалы буларак саклана белә: ысылдый, чагарга да мөмкин. Соры, кызгылт, кишерсары төстә була. кызганыч, аны күп очракта кара елан белән бутыйлар.

Кара елан (гадюка)

Гадәти кара елан республика буенча таралган төр. Урманнарда, аланнарда, су буйларында очрыйлар. Бер үк вакытта кояшта җылына,эсседән кача ала торган җирләрдә булалар. Зигзаг формасында рәсеме бар. Кара еланны кеше яшәгән урыннарда да очратырга мөмкин. Кеше аларга кызык түгел, тычкан, кыр тычканнары - менә нәрсә аларны кызыксындыра. Кара елан кешене болай гына чакмый. Алар саклана гына.

Кыр кара еланы (степная гадюка)

Кыр кара еланы аз санлы төргә керә. Ул бик сирәк очрый. Аны Татарстанның Спас районында гына очратырга була. “Кызыл китап”ка кертелгән. Елына унга якын бала китерә ала.

Еланнарның файдасы бармы?

“Елан табигатьтә зур роль уйный. Еланнар кешеләрне төрле авырулардан саклый. Кыр тычканнары бизгәк авыруы таратучылар булып тора. Кыр тычканнарыннан Татарстанда елына берничә йөз кеше зыян күрә. Ә кара елан исә елына 20 кешегә зыян сала. Күргәнегезчә, аермасы бик зур. Кыр тычканнарын юк итеп, еланнар кешегә зур файда китерә.

Кыр кара еланы табигатьтә саранча санын көйләүче дә әле. Яшь еланнар саранча ашап тукланалар. Шуңа күрә еланнарга тияргә ярамый. Алар файда китерә һәм юкка гына аларны “Кызыл китап” ка кертмәделәр”, – диде Илдар Хәйретдинов.

Кара елан чакканнан соң

Елан чакканда нишләргә?

Елан агуыннан кеше организмында барлыкка килгән үзгәрешләр:

10 минут тирәсе ярадан кан ага. Чаккан урын ойый башлый.

45 минут шеш тарала, кулда булса җилкәгә җитә.

Бер сәгатьтән баш әйләнә башлый. Тын кысыла, күңел болгана.

Алдагы сәгатьләрдә йөрәк хәлсезләнә.

Тиз арада елан чагучыга ярдәм күрсәтелмәгән очракта кеше организмына зур зыян килә. 

Елан агуы үзе кешене үтерә алмый, бу очракта без кара елан агуын күздә тотып әйтәбез. Зарарланучының йөрәге хәлсез, кан басымы авыруларыннан интегә икән бу очракта аның хәле бик мөшкел була. Иммун система көчсез булган очракта гына кеше үләргә мөмкин. Елан чагу очракларында кеше гомерен саклап калу өчен, табиблар нинди киңәш бирә? Бу турыда “Татар-информ”га Казанның 7 нче клиник шифаханәсендә токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

Елан чаккан очракта табибка шалтыратырга, һәм мөмкин булган кадәр тизрәк зыян күрүчене шифаханәгә алып барырга кирәк. Аңарчы, әгәр елан кулдан чаккан булса, муеннан яулык бәйләп кулны бөгеп куярга, аяктан булса, хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Берничек тә зарарланган очлыкны селкетергә, кузгатырга ярамый. Яра никадәр яшәү өчен мөһим булган органнарга якын, үлем куркынычы шулкадәр зуррак.

Жгут куярга ярамый! Жгут куймаган очракта кеше 14 көндә сәламәтләнә, ә киресен эшләгәндә дәвалану бер айга сузылырга мөмкин.

Аяктан чакканда, организмга тәэсире зур булмый, кан басымы күтәрелә, яра урыны шешә, кызара, авырта башлый.

Елан чакканнан соң егерме сәгатьлек шеш барлыкка килә. Кулдан чакса, шеш җилкәгә генә түгел күкрәк читлегенә дә таралырга мөмкин. Бу очракта, зарар күрүче аңын югалта, аның йөрәк тибеше ешая, сулышы кысыла, башы әйләнә, күңеле болгана. Тиз арада шифаханәгә җиткермәгән очракта кеше сукыр калырга яисә үләргә мөмкин. Агуны суырып, төкерергә ярамый. Ярага кагылу белән сез аңа инфекция кертәсез. Агу бик тиз тарала. Суырып алуның файдасы булмый.Шулай ук аллергиягә каршы, гормональ дарулар бирергә кирәк. Бу хәлне әз булса да яхшырта,” – дип сөйләде Алия Насыйбуллина.

Елан чакканнан соң тагын нишләргә ярамый?

- Салкын әйбер куярга - кан әйләнешен акрынайта һәм агуның яра урынына зыян салуын арттыра;
- Алкоголь эчемлекләр кулланырга ярамый - йөрәккә басымны арттыра;
- Елан чаккан урынны селкетергә, кабаланырга, йөрәк тибешен арттыра торган хәрәкәтләр ясарга ярамый;
- Ут белән пешерергә, кисеп җибәрергә ярамый - елан агуын тәннән чыгармый, җәрәхәт урынын арттыра;
- Тынычландыра торган дарулар эчәргә ярамый - бу кан басымының төшүенә китерә.

Мөмкин булган очракта, елан чаккан кешене горизонталь хәлдә калдырырга, кысып торган киемнәрне бушатырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Елан чакмасын өчен нишләргә?

  • Статистика буенча еланнар ир-атларны аяктан, ә хатын-кызларны кулдан чага икән. Ир-атлар һава сулап йөргәндә, ә хатын-кызлар җиләк җыйганда еланнан зыян күрә.

Алия Насыйбуллина әйтүенчә, еланнар күп булган районнар: Арча, Балык Бистәсе, Лениногорск.

Елан чакмасын өчен күрергә тиешле чараларны токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина аңлатып үтте. “Кая ял итәргә барасын алдан ук уйлап барырга кирәк. Урман тирәләре, аланнарга барганда кулда таяк йөртергә кирәк. Аеруча да чирәм күп булган урыннарда таяк белән алдан тикшерергә, аннары гына атларга киңәш итәм. Таяктан курыккан елан сезгә күренми үзе әкрен генә китәчәк. Елан бит ул үзе беркайчан да беренче ташланмый. Куркыныч туу сәбәпле генә үзен саклау максатыннан гына чага. Шуңа күрә аларның тынычлыгын бозмаска кирәк.” – диде ул.

Алия Насыйбуллина сөйләгәнчә 38 ел буена елан агуыннан үлүчеләр булмаган. Әйтеп үтелгәнчә елан агуыннан кеше үлми, иммун системасы көчсез булган очракта үлем ихтималы бар. Муен, баштан елан чаккан очракта кеше үлә ала икән.

"Сулыш алу да авырайды"

Елан чаккан вакытта кеше ни тоя, нинди авыртулар кичерә икән? “Татар-информ”га елан чаккан кешеләр белән сөйләште.

Арча районы Поч Поник авылыннан Салават Әбсәләмов: “Мин зират төзекләндергәндә сварка белән булыштым. Үлән арасына баскач, балтырымны елан чакты. Бик каты курыктым, тизрәк өйгә йөгердем. Юлда аягым бик каты авырта башлады, кызарып шеште. Өйгә үзем кайтып җиттем. Бик каты башым әйләнде, күз аллары караңгыланды, күз алдында ак нокталар пәйда булды. Сулыш алу да авырайды. Әнием машина яллап мине тизрәк табибка алып барды. Анда миңа укол ясадылар. Ике атна чамасы дәваландым.”

Түбән Камада фермер Константин Чупаевны да елан чаккан булган. “Кырда печән чапкан вакытта кара елан чакты. Чаккканнан соң аякта өч эз беленеп тора иде. Бакыр тимерчыбык алдым да аякны кысып бәйләп өйгә кайттым. Анда кайткач, салкын су белән аякны суыттым. Башым әйләнде, аяк нык авыртты. Шеш барлыкка килде. Ике сәгать тирәсе жгут белән бәйләп тоттым. Аяк зәңгәрләнде, шеш таралды. Күңел болганганын сиздем. Аннары исә аякны прополис белән юдырдым. Табибка киттем. Ә бүлнистәге хәлләрне сез инде беләсез. Чират көтеп утырдым. Тиешле дарулары булмады,” – дип сөйләде Түбән Камадан Константин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100