"Күз алдына китерү куркыныч": Алла Пугачеваны унбиш тәүлеккә утыртулары ихтимал

Алла Пугачевага унбиш тәүлеккә изоляторга утыру яный. Аның банктагы хисапларына да арест салулары ихтимал. "Россия эстрадасы йолдызын изоляторга утыртуны күз алдына китергә дә куркыныч", дип хәбәр итә РЕН ТВ хәбәр итте.
Былтыр Алла Пугачевага карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән булган. Хокук бозу җырчының Малые Бережки бистәсендәге йорты белән бәйле.
Коттедж биек тимер койма белән уратып алынган. Биредәге түрәләр сүзләренчә, әлеге койма башка бакчачыларга елга янына килергә комачаулый.
Алла Пугачева исеменә 3 мең сум штраф салганнар. Җырчы аны түләмәгән, хәзер штраф 6 мең сумга җиткән. Әгәр Алла Пугачева бу бурычын түләмәсә, аның хисапларына арест салыначак, диелә бу хәбәрдә.