Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күз алдымда хәле начарайды»: ИлГәрәй яман шештән үлгән әтисенә багышлап җыр яздырган

Татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй, узган елга йомгак ясап, әбисен һәм әтисен Инстаграм битендә искә алган. Әтисенә багышлап яңа җыр яздыруын, әмма инде аны башкарганда әтисе чәчәк бирә алмаячагын әйткән.

news_top_970_100
«Күз алдымда хәле начарайды»: ИлГәрәй яман шештән үлгән әтисенә багышлап җыр яздырган
Михаил Захаров

Җырчы ИлГәрәй мәрхүмә әбисен искә алган, яман шештән вафат булган әтисе истәлегенә җыр яздырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Узган ел безнең өчен авыр булды… Нишләтәсең инде. Авырлыклар сорап килми. Җиде елдан артык урын өстендә яткан әбием бишенче апрель көнне безнең арадан китеп барды… Әйе, кайчандыр бу көн килеп җитәр, әби китәр дип уйласак та, сине югалткач, безгә бик авыр булды!!! Ышанырлык түгел иде… Тик алда безне тагын бер сынау көтте… Әти…

Аның авыруын белгәч, безнең тормыш бер мизгелдә үзгәрде дә куйды… Бер врач та, бер специалист та, бер кеше дә аңа ярдәм итә алмады… Мин дә аңа ярдәм итә алмадым. Кемгә барма, кемгә әйтмә, кемнән сорама — бер үк сүз!!! Йөрәкне теләп алырлык сүз, соңга калгансыз.

Минем күз алдымда аның хәле көннән-көн начарая барды… Мин гаиләмне, балаларымны, эшемне оныттым. Мин әти янында булырга тырыштым… Йөрәгем ышанмаса да, акылым белән аңлый идем, әтине югалтачагын… Өч хәрефле авыру җиңде, сугып салды әтине… Ул үзе диагнозын белмәде, менә менә тереләм, улым терелгәч моны эшләрбез, шулай итәрбез, монда барырбыз дип гел өметтә яшәде…

Мин ул күреп калсын дип, тизрәк аның туган авылында оештырган Сабантуйны монтажлаттым… Шуның өчен дустым Алмазга мең рәхмәт. Күп мәҗлесләремә отказ бирдем, күп концертларымны туктаттым. Шул вакытта Галия апа Сәетшина язган «Сабыр булыйк, дуслар» шигыре кулыма килеп эләкте. Сабыр булыйк! Укыдым… Кат-кат укыдым… Күземә яшьләр килде… Дустым Ильназарга биреп көй яздырдым! Әтигә тыңлаттым!!! Әти ошатты, елады, барсы да яхшы булыр, концертыңда шушы җырыңны җырлагач, мин сиңа чәчәк бүләк итәрмен диде.

Тик… Юк… Булып чыкмады… Бу җырны сиңа багышлыйм, ӘТИ!!! Сабыр булыйк… Тиздән премьера», — дип язган ИлГәрәй.

«Тар каберләрең киң, караңгы гурләрең якты булсын, классташым. Оркыяга һәм сиңа Ильназ куркәм сабырлыклар телим. Нишләтәсең инде, беребез дә гомерлек тугел. Кемдер иртә, кемдер соңрак китә. Бездән генә тормый шул»; «Кызганыч, дустым, барлык хәленне дә аңлыйм. Тормыш булгач, бар да була, сабыр бул дустым. Гаиләңне, әниеңне, дусларыңны, эшеңне хөрмәт ит. Әтиең сиңа сөенеп ятачак. Урыннары җәннәттә булсын. Без сине ташламыйбыз», — дип язган инстачылар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Узган ел безнең өчен авыр булды... Нишләтәсең инде(((( Авырлыклар сорап килми? 7 елдан артык урын өстендә яткан әбием 5 апрель көнне безнең арадан китеп барды...Әйе, кайчандыр бу көн килеп җитәр, әби китәр дип уйласак та, сине югалткач, безгә бик авыр булды!!! Ышанырлык түгел иде... Тик алда безне тагын бер сынау көтте... Әти... Аның авыруын белгәч, безнең тормыш бер мизгелдә үзгәрде дә куйды... Бер врачта, бер специалист та, бер кеше дә аңа ярдәм итә алмады... Мин дә аңа ярдәм итә алмадым??? Кемгә барма, кемгә әйтмә, кемнән сорама берүк сүз!!! Йөрәкне теләп алырлык сүз, соңга калгансыз??? Минем күз алдымда аның хәле көннән көн начарая барды... Мин гаиләмне, балаларымны, эшемне оныттым? Мин әти янында булырга тырыштым... Йөрәгем ышанмаса да, акылым белән аңлый идем, әтине югалтачагын... Өч хәрефле авыру җиңде, сугып салды әтине... Ул үзе диагнозын белмәде, менә менә тереләм, улым терелгәч моны эшләрбез, шулай итәрбез, монда барырбыз дип гел өметтә яшәде... Мин ул күреп калсын дип аның туган авылында оештырган Сабан туйны тизрәк монтажлаттым... Шуның өчен дустым @almazgimadiev Алмазга мең рәхмәт?? Күп мәҗлесләремә отказ бирдем, күп концертларымны туктаттым ? Шул вакытта Галия апа Сәитшина язган «Сабыр булыйк, дуслар» шигыре кулыма килеп эләкте?? Сабыр булыйк! Укыдым... Кат-кат укыдым... Күземә яшьләр килде... Дустым Ильназарга биреп көй яздырдым! Әтигә тыңлаттым!!! Әти ошатты, елады, барсы да яхшы булыр, концертыңда шушы җырыңны җырлагач, мин сиңа чәчәк бүләк итәрмен диде??? Тик... Юк... Булып чыкмады... Бу җырны сиңа багышлыйм, ӘТИ!!! Сабыр булыйк... . Тиздән премьера?????? . Җырны тизрәк ишетәсегез килсә, концертларыма рәхим итегез?? . 4январь - Каенлы ( Нижнекамск) 5 январь - Борды (Тукай) 6 январь- Константиновка (Казан) 7январь- Гаделшә (Чистай) 8 январь- Тубән Яке (Мамадыш) 9 январь- Симетбаш (Арча) 12январь- Каенлык (Биектау) 17 январь- Балтач 18 январь-Аксу (Буа) 19 январь- Кәркәвеч (Кукмара) 24 январь- Мазарбаш ( Марий Эл) 25 январь - Сармашбаш (Зәй) 26 январь- Югары Пинәче (Зәй) 31 январь - Кирлегәч (Лениногорск) 1февраль - Кенәр (Арча) 8 февраль- Ямаширмә (Биектау) 20 февраль- Чупрәле РДК 11 март- Балык Бистәсе 22 март- Казан

Публикация от ИлГәрәй (@ilgaray)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100