Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көймә ватылды, чайкала, океан уртасында калдык»: Илсөя Бәдретдинова Мальдивта ял итә

Җырчы үзенең концерт директоры белән ял итәргә очкан.

news_top_970_100
«Көймә ватылды, чайкала, океан уртасында калдык»: Илсөя Бәдретдинова Мальдивта ял итә
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова концерт директоры Гүзәл Карамиева белән Мальдив утрауларында ял итә. Дөрес, оҗмах почмагына барып җиткәнче аларга шактый михнәтләр күрергә туры килгән. Башта 1,5 сәгать Мәскәүгә, 9,5 сәгать Малега, аннан 1 сәгать Мальдивка очканнар. Үзләренең утрауларына килгәндә, океан уртасында көймәләре ватылып калган.

«Утырабыз океан уртасында. Бөтенесе курка, хәлләре авыр. Көймә чайкалгач, косып бетерделәр. Ә безгә Гүзәл белән нәрсә! Без гастрольләргә йөреп, ияләнеп беткән халык. Әллә авыл кызлары булганга шунда. SOS белән башка катер алып килделәр», — дип сөйли Гүзәл белән Илсөя инстаграмдагы сторисларда.

Алар бүлмәгә килеп урнашкач, утрауда дулап-дулап яңгыр коеп киткән. «Океан әллә нәрсәләр эшләде. Куркытты бу», — ди Гүзәл.

Илсөя Бәдретдинова үзләре яшәгән урыннарны, матур табигатьне, сәер хайваннарны, океанны төшереп йөри.

Җырчы ял иткәндә, «яраткан» хейтеры Саима апа да вакытын бушка уздырмый, Илсөягә хатлар юллый.

«Ике аглый белән таглый»;

«Нормаль кешеләр ирләре белән йөри. Сез ниндидер дөрес түгел бәдбәхетләр»;

«Негрлар алып калса ярар иде ике сантыйны»;

«Шар күз»;

«Эчегез китсә, башка ашамас идегез инде»;

«Бу агач ботагыннан сынып төшсәң, бер көләр идем син ахмактан», — дип, тагын әллә ниләр язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100