news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көймәдән суга сикергән ир-ат винтка эләгеп, ярты битен кистергән

Фаҗиганы күреп торучылар ирне судан алып чыккан.

news_top
Көймәдән суга сикергән ир-ат винтка эләгеп, ярты битен кистергән
Саратов өлкәсендә ир-ат кыслалар тотарга дип суга сикергән һәм аның ярты битен көймә винты кисеп алган. Бу турыда "Саратов хәбәрләре" язды.

Кич белән су буенда ял иткәндә, 39 яшьлек ир исерек килеш көймәсенә утырып киткән. Ул суга сикереп төшкән, ә агым аны көймә винтына сөйрәп китергән. Шулай итеп бу ирнең битенең яртысы диярлек киселеп чыккан. Фаҗига шаһитлары аны судан алып чыккан. Имгәнгән кешене хастаханәгә озатканнар.

"Ир-ат бик зур скальпланган яра алган. Йөзенең яртысы киселгән дип әйтергә була", - дип сөйләгән өлкә коткаручылар хезмәте вәкиле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар