Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтмәгәндә пәйда булды да, бәхетле итте мине»

Наилә ире белән аерылгач та, кайнанасы белән бер фатирда яшәп калды.

news_top_970_100

Самат яшүсмер вакыттан рус кызларын үз итте. Очрашкан кызлары да Наташа, Ольга, Юля иде. Ул 19 яшендә үзеннән 4 яшькә олырак Наилә белән танышты.

Самат шәһәр егете булса да, авыл җанлы егет булды. Ялларын әнисенең авылда яши торган абыйсы гаиләсендә уздырды. Кулыннан килмәгән эше юк, агач эшен ярата, умарта оясы, кәрәзле рамнарны сакларга тартмалар, йорт куянына оя, хәтта агач кашык та ясады, хуҗалык эшләрендә дә булыша иде. Мәктәптән соң пешекчелеккә укыган егет туганнарын тәмле итеп пешереп тә сыйлады.

Самат Наиләне дә туганнары белән таныштырырга алып кайтты. Шәһәр кызы чын сыерны якыннан беренче күрәм дип тормады, савып та карады, яңа чыккан чебиләрне дә ашатты, көтүдән йөгереп кайткан сарыкларга да шаккатып карап торды.

Самат белән Наилә озак очрашып йөрмәде, гаилә кордылар. Саматка 20, ә Наиләгә 24 яшь иде. Кызның әти-әнисенең буш фатиры бар иде, яшьләр шунда яши башлады. Бер елдан аларның кызлары туды. Яшь гаилә үз көйләренә яши, әбиләр бала карарга булыша.

Кызлары 2 сыйныфта укыганда, Саматның әти-әнисенә дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Алар яшь гаиләне яңа фатирда бергә яшәргә чакырды. Әле ул дүрт бүлмәле фатирда Саматның апасы һәм сеңлесе дә бар иде.

Наилә бик тә икенче бала алып кайтырга теләде, әмма Самат каршы килде. Ул үзе — өч балалы гаиләдә җитмәүчелектә үскән, хәзерге уңышларына да үз көче белән ирешкән кеше. Хатыны Наилә дә акчаны яхшы эшли, иркенлектә яшиләр. Яхшы ашыйлар, кыйммәтле киемнәр кияләр, чит илләрдә ял итәләр. Саматның рәхәт тормыштан аерыласы килмәде. «Бер бала булсын, бар нәрсәсе булсын», — диде ул хатынына башка бу теманы кузгатмаслык итеп.

Самат белән Наиләнең фатир алырлык мөмкинлеге дә бар иде, әмма алар шәһәр кырыенда җәйге йорт салып куйдылар. Наилә генә ул өйне үз итмәде, ә Самат анда барып 4-5 төп булса да кыяр, яшеллек, чәчәкләр утыртып йөрде. Наилә аның бу мавыгуын аңламады, җир эше белән кызыксынмады. Соңрак Самат бу йортның үзеннән башкага кирәге булмавын аңлады һәм сатты.

Бу дүрт бүлмәле фатир кечкенә генә тулай торакны хәтерләтте. Һәркем үз бүлмәсендә, үз дөньясында яши. Әти-әниләре яшьрәк вакытта барысы да бер өстәл янына җыелышса, аннары һәркемнең үзенчә яшисе, үзенчә ашарга әзерлисе килә башлады. Иртән ваннага, бәдрәфкә чират тезелә, һәркем эшкә ашыга, әмма беркем дә аерылып чыгып китү турында сүз кузгатмый.

Саматның сеңлесе дә кияүгә чыкты һәм ире белән үз бүлмәсендә яши башлады. Самат белән Наиләнең кызлары җиткән кыз булды, бер бүлмәдә яшәү кыен иде. Шуннан Наилә Саматның кияүгә чыкмаган апасына кызларын үз янына йокларга сыендыруын сорады. Бу бүлмә хуҗасына бер дә ошамады һәм туганнар арасыннан «кара мәче» узды.

Яшь ир-атка хатын-кыз игътибары җитмәде, ул кичен бер бүлмәдә хатыны һәм җиткән кызы белән ятудан ялыга башлады. Самат урам биюенә язылып кайтты. Ул яшь чакта да биергә ярата иде. Алар үзләренең бию төркеме белән төрле чараларда катнашты, чит шәһәрләргә барып та биеделәр. Фатир аның өчен биеп арыганнан соң кайтып йоклау урынына әверелде. Гаилә белән бергә ял итү өчен яллары «туры килмәде». Наилә чит илгә кызы белән ял итәргә барды, ә ире яңа танышлары белән йөри башлады.

Саматның сеңлесе ире белән кайнаналарына яшәргә күчкән иде, әмма бала тугач кире әйләнеп кайттылар. «Кайнана яхшы, әмма гел ярдәмен тәкъдим итеп, мине ялыктыра. Ул миңа „күп“ булып тоела», — диде ул. Әмма ире әнисе янында калды һәм «якшәмбе-әти»гә әйләнде. Ике елдан соң ире фатир алды һәм алар күченеп китте. Бүлмә бушаса да, Наилә ул бүлмәгә кызларын кертергә батырчылык итмәде, ә Саматка «барыбер» иде. Наилә ире белән аралары суынганын аңлый иде, әмма берни эшли алмады.

Саматның биюдәге пары башка шәһәргә күчте, аның урынына Ира килде. Кияүдә булмаган кыз озын буйлы, кара чәчле, итәгатьле ир-атка соклануын яшерә алмады. Алар бию көенә дөньяларын онытып бөтереләләр иде. Шулай итеп Саматның башын әйләндерде чая кыз. Кызны Саматның өйләнгән булуы куркытмый иде, алар бер ел очрашып йөрде. Беркөнне ул Ираның «снимать» итеп яшәгән фатирына чыгып китте, ә хатыны белән кызы Саматның әнисе һәм кияүгә чыкмаган апасы белән бергә яшәп калды.

Бер елдан Самат ике фатир алды, берсе элеккеге хатыны белән кызына, икенчесе яшь хатыны белән үзенә. Әмма элеккеге хатыны анда күченергә уйламый да, кызы чит илгә эшләргә китте. Саматка фатир алу өчен яңа мәхәббәт кирәк булган күрәсең, юкса, элек аерым фатир турында уйлап та карамады бит. 23 ел бергә яшәгән хатыны белән аерылышу мәсьәләсен тиз хәл итте ул.

Яшь хатын бик тә бала теләде. Әмма еллар узса да, балага уза алмады. Самат белән Ира «эко» ясатты, аларның игезәк балалары — кыз һәм малай туды. Кечкенә генә, ябык гәүдәле Ира йөклелек чорын авыр кичерде, балалар да сроктан иртә туды. Озаклап хастаханәдә яту, яшь хатынга балаларны калдырып үзенә генә өйгә чыгу авыр булды, балалар янына көн саен иртән барып йөрде.

Самат та яшь хатынны көйләп, балалар өчен кайгырып арып та китте, әмма икенче тапкыр әти булу шатлыгыннан ул сабыр булырга тырышты. Самат беренче тапкыр 20 яшендә әти булса, игезәкләр ул 40 яшьтән узгач туды. Ул үзенең яшьлек белән беренче кызы тугач, «бала тәмен» белмәгәнен дә аңлады. Ә хәзер ул бөтенләй башка хисләр кичерә, әйтерсең лә, беренче тапкыр әти булган. Аның бит хәзер кызы да, улы да бар.

Ул балаларны хастаханәдән алып чыгасы көне зарыгып көтте. Балаларны тернәкләндерү өчен Саматның аларны авыл йортында яшәтәсе килде. Бу теләген Ира да хуплап алды һәм алар шәһәр читендә йорт алып, шунда күчтеләр.

Хәзер игезәкләргә ике яшь инде. Самат бала тәмен татып туя алмый. Эштән аларны сагынып кайтса, ялларында иртүк торып, балалар яраткан эремчек коймагын да пешерә, бәлешен дә ясап куя. Ира балаларын карап, иркә хатын булып, бәхетнең ни икәнен аңлап, ирен көйләп яши. Ул социаль челтәрдәге үз битенә «Көтмәгәндә пәйда булды да, бәхетле итте мине», дип язып куйган. Самат та бәхетле иде.

Әмма Самат яшь хатыны һәм балалары белән әнисе янына (әтисе мәрхүм) барып йөри алмый, чөнки анда бүген дә элеккеге хатыны яши. Нинди уйлар, нинди хисләр белән яши, нигә яңа фатирга күчми? Ире ташлап чыгып киткән хатынның кичерешләрен беркем белми. Наилә Саматның балалары тууы турындагы хәбәрне авыр кабул итте. Аның да икенче бала алып кайтасы, бик тә алып кайтасы килгән иде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100