Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтмәгәндә!» - Мәктәп каравылчысын администрация башлыгы итеп сайлаганнар

Гамәлдәге җитәкче дүртенче срокка калырга тиеш булган сайлауда көндәш итеп каравылычы хатынны билгеләп торган булганнар.

news_top_970_100
«Көтмәгәндә!» - Мәктәп каравылчысын администрация башлыгы итеп сайлаганнар
https://pixabay.com

Омск өлкәсендә мәктәптә каравылчы булып эшләүче хатынны Новоомск авылы администрациясе башлыгы итеп сайлап куйганнар. Бу турыда «Новый Омск» порталы хәбәр итте.

Яңа җитәкчене биредәге депутатлар сайлаган. Вазифага ике кеше дәгъва иткән. Аның берсе — хәзерге башлык, 62 яшьлек Артур Лен. Икенчесе исә мәктәптә каравылчы булып эшләүче Надежда Чекмарева.

Артур Лен бу эштә соңгы 14 елда эшли. Ул дүртенче срокка да бармакчы булган. Депутатлар хатын-кыз кандидатны техник кандидат кына булыр дип уйлаган. Тик Надежда Чекмарева өчен алты кеше тавыш биргән. Лен өчен исә ике тавышка кимрәк булган. 

Биредәге матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Новоомск башлыгы постына биредәге администрациянең хуҗалык идарәсе директоры Наталья Пекай да дәгъва итмәкче була. Тик аны конкурс комиссиясе уздырмый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

  • Идән юучы булып эшләүче Марина Удгодская 13 сентябрьдә Костромадагы Повалихино авылында җирле сайлауда җиңгәннән соң, дәүләт идарәсе нигезләрен өйрәнәчәк, дип хәбәр иткән идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100