Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәтлит ясаучыдан җырчы һәм блогер булуга кадәр — «Гадел әңгәмә»дә Лилия Хәйруллина

Лилия Хәйруллинаның чын фамилиясе Миңнехановамы? Ни өчен ул нәкъ менә өченче баласы турында сөйләргә булган? Ит комбинатында эшләгән чорын Лилия ничек искә ала? Бу һәм башка сорауларга ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.

news_top_970_100
Кәтлит ясаучыдан җырчы һәм блогер булуга кадәр — «Гадел әңгәмә»дә Лилия Хәйруллина
Солтан Исхаков

«Өч бала анасы, һаман сикереп йөрисең»

Без сине төрле образларда күрергә күнеккән. ТМТВ премиясе үзе генә ни торды. Анда кызыл келәмгә син халаттан чыккан идең. Ә бүген син Супермен, дөресрәге, Супервумен костюмыннан. Америкада әлеге персонаж гаделлек, дөреслек өчен көрәшүче, халыкны яклаучы булып санала. Бу образның максаты нәрсәдә? Бу шул җәмгыять сагында торумы яисә эпатаж булдырумы?

Аның хәтле глобаль максатлар куймаган идем. Сезгә, тамашачыларга күңелле булсын, кәефегез яхшы булсын дип кияргә булдым. Моннан тыш, әни, хатын-кыз буларак та һәрнәрсәгә өлгерергә тырышам. Шуңа күрә шундый Супервумен буласым килә, вакыт һәр әйбергә җитсен иде, өлгерәсе килә.

Син, чыннан да, заманча, креатив киемнәр сайларга тырышасың. Кайдан килә шундый идеяләр?

Образлар — эчемдәге идеяләремнең чагылышы. Инстаграмда гел контент ясарга кирәк. Әйтергә кирәк, мондый образлар кисәм дә, мин үземә тугры булып калам, тормышта нинди — Инстаграмда да шундый.

Кайбер кеше минем образларны аңламаска да мөмкин. Рус яисә чит ил эстрадасын алсак, анда мондый костюмнар — гадәти әйбер. Ә бездә: «Кара әле, нәрсә кигән», — диләр. Шул премиядәге халат кию дә очраклы булмады. Мин аның беренче өлешен башта Инстаграмда чыгардым, икенче өлеше премиядә иде. Бу алдан планлаштырылган, режиссерлык ягыннан да уйланылган иде. Һәрнәрсәне үзем уйлап чыгардым.

Гади, ялтыравыклы тәтәй күлмәк киеп килсәң… Ну килдеңме — килдең инде. Ә болай үзеңнең фикереңне җиткерәсең.

Гомумән, шоу-бизнес — кешегә ниндидер шоу күрсәтү, кызыксындыра белү. Әлбәттә, ниндидер кысалар булырга тиеш. Бездәге «Алай булырга тиеш түгел, болай булырга тиеш түгел», — дип әйтү менталитет белән бәйле. «Өч бала анасы, һаман сикереп йөрисең», — дигән комментарийларны күбрәк апайлар-абыйлар яза.

Өч бала анасы булгач, мин хәзер башыма яулык бәйләп өйдә утырырга тиешме икән? Аңламыйм мин шуны. Хатын-кыз ничә бала табуына карамастан, үзен формада да тотарга тиеш, матур булырга тырышырга кирәк. Беркемне дә гаепләмим, тик кайбер әйберләргә бу тормышта җиңелрәк карарга кирәк.

«Халык: „Болар әнисе белән икәүләшеп тилерә башлаганмы әллә?“ — дип аптырап калды»

Образ киемнән генә түгел, макияж, зәркән бизәнү әйберләреннән дә тора. Син нинди косметика кулланасың? Бары тик брендлы гынамы алар?

Төрлечә була. Әллә нинди бик кыйбатлы косметика алам димәс идем. Ниндидер мәҗлескә барганда, визажистка мөрәҗәгать итәм. Даими визажистым бар. Утырам да, ул мине бизәндерә. Ашыкканда карап та тормыйм, чыгып чабам.

Сыйфаты бик яхшы булган әйберләр бар, әлбәттә. Ләкин, мәсәлән, 3 меңлек һәм 300 сумлык тушь булырга мөмкин. Минем өчен 300 сумлык 3 меңлегеннән берничек тә аерылмый. Кыйбатлысын алуның мәгънәсен күрмим.

Пандемия ничек кенә начар булмасын, синең вайнер буларак танылуыңа ул уңай тәэсир итте.

Әйе, үзизоляциядә без авылда булдык. Әни белән бер челленджта катнаштык. Нишләргә белмәгәннән, башка поднослар бәргән булып видео төшердек… Кешеләр: «Болар әнисе белән икәүләшеп тилерә башлаганмы әллә?» — дип аптырап калды.

Гөлдания апаның төшүен халык, чыннан да, аңлап бетермәде. Хәзер фикер үзгәрдеме?

Әзрәк үзгәрде. «Җитте инде, күпме кыланырга була?» — диюче олы яшьтәге кешеләр бар әле. Һәр кеше сүзенә колак сала башласаң, акылдан язарга мөмкин. Шуңа күрә үзеңне ничек тоясың — шулай эшләргә кирәк.

Әнине тәрбиялим дип әйтсәм дә була. Ул — башка замана кешесе. Ләкин блогерлык эшендә һәрнәрсәне аңлый. Мин моңа бик шатмын.

«Халык каршында проблемаларны сөйләп, елап утырырга яратмыйм»

Үзеңне тормышта нинди, Инстаграмда шундый дидең. Ләкин син Инстаграмда ниндидер җиңел генә фикер йөртүче Дюймовочка образында шикелле?

Җиңел контент күрсәткәч, халык минем шушы видеолар төшерүдән, тегендә-монда, ниндидер чараларга йөрүдән кала, башка эшем юк дип уйлый. Күңел ачып кына йөри дип уйлыйлар. Тормышта да мин шундый җиңел, позитив кеше. Мин Инстаграмга авыр вакытларымны, проблемаларны куймыйм. «Ой, менә шулай булды әле», — дип халык каршында елап утырырга яратмыйм. Нәрсәгә күрсәтергә аны? Үз проблемаларымны үзем чишәм.

Тормышта җитди булырга кирәк. Мин мәктәп баласы түгел бит инде. Үземнең эшләрем дә, авырлыкларым да бар. Ул проблемаларга да җиңелрәк карарга тырышам.

Танылыр өчен күпме акча кирәк?

Хәзер җырчы буларак сөйләшик әле. Җырны радиога яки телевидениегә ротациягә бирер өчен күпме акча кирәк?

Хәзер һәрнәрсә акчага корылган. Үз җырыңны танытасың килсә, ротация өчен түлисең. Аларның да акча эшлисе килә. Кайчак түләргә туры килә. Хәзерге заманда җиңелрәк. Интернетның ресурсларын рәхәтләнеп кулланырга була.

Әле аны ротациягә чыгардың да, шуның белән танылдың түгел. Яңа гына башлаган җырчылар: «Җырымны телевидениегә бирдем, хәзер йолдыз булачакмын», — дип уйлый. Ротация вакыты беткәч, менә шушы хыяллар тек-тек-тек итеп килеп төшәләр. Бу гына җитми. Чөнки үзең дә кызыклы шәхес булырга тиеш. Үз фикерең юк икән, халык өчен кызык булмаска мөмкинсең.

Гомумән, бу бик күп чыгымнар таләп итә торган эш. Образны гына алыйк. Син бер образны сайлыйсың икән, шул образда гел булырга кирәк. Бу: костюмнар, җырлар, клиплар, ярдәмчеләрең… Яңа җырлар яздыру да очсыз түгел.

Үземнең ротациягә күптән биргән юк. Ә менә «Танылам», — дип максат куйган җырчыларның җырлары бер ел дәвамында радиода да, телевидениеда да яңгырарга тиеш. Минем дә булды андый вакытлар. Бер генә түгел, берничә ел түләргә туры килде әле.

Күпме түләдең ул вакытта?

Аена 30 меңләп идеме икән инде ул… Хәзер истә түгел. Ротацияне төрлечә алып була бит. Аерым гына да була яисә бер пакет белән. Ул пакетка җырның радио һәм телевидениедә яңгыравы, аерым тапшыруларга кунак булып килүләр керергә мөмкин.

«Сарманда ит комбинатында эшләп алдым»

Ни өчен Чаллыдан Казанга күченергә булдың?

Казанга күченергә күптәннән теләгән идем. Әти-әни белән концертлар белән монда килгәндә, стильле киенгән яшьләргә, матур урамнарга игътибар итә идем. Миңа яшьләрнең киенүе ошый иде.

Казанда институтка укырга кердем. Укып бетергәч, Сарманда ит комбинатында эшләп алдым әле бераз. Анда пилмән, кәтлитләр җитештерәләр иде. Цехта технолог белән кәтлит ясаган фотомны Инстаграмга да элеп куйганым бар. Шундый тәҗрибәм дә булды. Үземне бик уңайлы хис итмәдем мин анда. Минем эш түгел иде ул. Киттем. Димәк, блогер буласы булган.

Лилиянең фамилиясе Миңнехановамы?

Быел син өченче тапкыр әни булуыңны халыкка әйттең. Кеше аптырашта калды. Кайберәүләр кияүдә икәнеңне дә, беренче, икенче балаларың барлыгын да белми иде. Ә монда син өченчесе турында сөйлисең. Ни өчен нәкъ менә өченче бала турында әйтергә булдың?

Авырлы вакытта Данир Сабировларның туган көнендә булдым. Андагы кунакларның берсе, шулай ук танылган кеше, кем икәнен әйтмим инде, мин тост әйткәндә, мине төшереп алган. Кырын баскан идем, анда күренә бит инде. Мин өйгә кайтуга бер интернет чыганагы «Лилия Хәйруллина бала көтә», — дип язып чыгарган. Менә сиңа мә, мин әйтәм.

Бер танышым: «Бу, чыннан да, шулаймы?» — дип язды. Аптырашта калдым. Бу яңалык бик нык таралганчы, үзем әйтергә булдым. Кибеттә кием сайлаганда видео төшердем. Анда кием сайлаганда борылам да эчем күренә.

Мин авырлы икәнемне генә әйттем, ничәнче бала икәнен әйтмәгән идем. Бала тапканнан соң, кешеләр: «Бу ничәнче балагыз? Интернетта болай, тегеләй язылган», — дип бик күп сорады. Шунда мин өченче бала икәнен әйтергә булдым. Тик минән башка балаларым турында сораулар бирмәүләрен сорадым.

Кайбер чыганакларда сине Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсының улында кияүдә диләр. Дөресме бу?

Бу сорауны бик күп бирәләр. Шәхси тормышымны мин, гомумән, сөйләмим.

Паспортта фамилия үзгәрдеме соң?

Үзгәрде.

Лилия Миңнеханова… Халык өчен шулай булсын, үзләре уйлап бетерә инде, димәк…

Бәлки берничә тапкыр үзгәргәндер минем фамилия, бәлки сызык аша язылгандыр… Бәлки, мин аерылганмындыр… Ә, бәлки, юк…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100