Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтеп алган бала иде». Янгын вакытында нәни кыз һәм аның бабасы үлгән

Башкортстанда ир белән хатын шәһәргә кибеткә киткәч, өйдә янгын башлана.

news_top_970_100

Башкортстанның Әлшәй районында янгында бабай белән нәни онык — кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

15 ноябрьдә кичке якта Шафран авылындагы агач йортта янгын башлана. Күршеләр өйдән 62 яшьлек ир-атны алып чыгалар, тик ул урында ук вафат була. Яна торган өйдән бабайның 5 яшьлек оныгын да чыгаралар. Кыз баланы хастаханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы, табиблар тырышып карасалар да, баланы коткарып кала алмыйлар, ул да үлә.

Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, якынча версия буенча янгын электр үткәргечтән чыккан булуы ихтимал. Әлшәй районара тикшерү бүлеге «саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хәзер шаһитларны сораштыралар, тикшерү эшләре бара.

Фаҗига булган көнне баланың ата-анасы — 45 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кыз шәһәргә кибеткә китә. Олы уллары — 8 яшьлек малай күршеләрдә була. Нәни кыз бабасы белән өйдә кала. Бабай параличланган була. Әти белән әни кеше ике баласын да бик көтеп ала. Алар биредәге шифаханәдә эшли, гаиләдә яхшылар исәбендә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100