news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көтелмәгән кунак»: Зәйдә бер хатынның фатирына чит ир-ат ватып кереп, дүрт ай яшәгән

46 яшьлек ир-ат алдагы ярты елын төзәтү эшләрендә үткәрәчәк.

news_top
«Көтелмәгән кунак»: Зәйдә бер хатынның фатирына чит ир-ат ватып кереп, дүрт ай яшәгән
https://pixabay.com/

Зәй шәһәрендә бер ир-ат чит кеше фатирының йозагын ватып ачкан. Ул бу фатирга кереп урнашкан һәм дүрт ай шунда яшәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Ноябрь аенда фатир хуҗасы өенә кайткан һәм көтелмәгән кунакка тап булган. Хуҗабикә хатын шунда ук полициягә хәбәр иткән.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Суд карары белән бу кешене ярты елга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр. Ул эшләгән хезмәт хакының биш процентын дәүләт хисабына тотып калачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар