Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтелмәгән җиңү» - «Татарстар» онлайн-шоу финалистлары бәйрәм марафонында катнашты

«Татарстар» онлайн-шоу проектның финалистлары 12 июнь – Россия көненә багышланган бәйрәм онлайн-марафонында катнаштылар.

news_top_970_100
«Көтелмәгән җиңү» - «Татарстар» онлайн-шоу финалистлары бәйрәм марафонында катнашты
"Татарстар" проектының Инстаграм аккаунтыннан

10 июньдә Татарстанда «Татарстар» масштаблы онлайн-шоу һәм җырчылар бәйгесенең финалы узды. Финалга чакырылган кунак Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева шоуның җиңүчесен ачыкладылар.

Йолдызлы экспертларга җиңүчене ачыклау өчен башка жюри әгъзалары һәм социаль челтәр кулланучылары ярдәмгә килде. Шоу трансляциясе бәйгенең Вконтакте, Одноклассники һәм инстаграм төркемнәрендә узды.

Алдарак катнашучыларның талантын «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле солисты Антон Салакаев, телевидение алып баручысы Зөһрә Уразбахтина, популяр җырчы Лэйна, популяр блогер һәм ТНТ каналындагы «Холостяк» реалити-шоу җиңүчесе Дарья Канануха бәяләгән иде.

Җырчылар бәйгесендә, өйдән чыкмыйча, теләсә кайсы телдә җыр башкарып, теләгән һәркем катнаша алды. Жюри видеоның креативлыгын, җырны башкару осталыгын, җырчының харизмасын, актерлык сәләтен бәяләде. Бәйгегә республиканың, Россиянең күп төбәкләреннән барлыгы 300дән артык гариза килгән. Ә финалга бары тик иң якты һәм артистлык сәләте көчле булган биш вокалист сайланды. Алар арасында — Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай), Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь, Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алена Шишкина (21 яшь, Казан).

«Татарстар» онлайн-шоуның җиңүчесе булып Даниил Федоров билгеләнде. Ул сайлап алу турында үзе иҗат иткән «Алкоголь» җырын, ярымфиналда Григорий Лепсның «Опять метель» җырына кавер һәм финалда Ария төркеме репертуарыннан «Потерянный рай» җырын башкарды. Даниил Федоров шоуның төп бүләге — профессиональ клип төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә тәкъдим итүгә лаек булды.

Беренчеләрдән булып бәйрәм сәхнәсенә 15 яшьлек Казан кызы Миләүшә Ногманова чыкты. «Татарстар» онлайн-шоуда катнашу бик ошады. Профессиональ жюрилар барысын да бик гадел билгеләделәр», — дип сөйләде кыз. Җырчы кыз татар телендә ике җыр башкарды.

Киләсе катнашучы Чистай шәһәреннән, 51 яшьлек Светлана Силантьева иде. «Финалга кадәр барып җитәрмен дип көтмәгән дә идем. Өй киемнәрендә генә төшерелгән видео иде ул. Бүгенге чарада катнашуыма, күркәм җырчылар белән күрешә алуыма бик бәхетле. Музыкаль белемем юк. Дүрт яшемнән бирле үзем өчен генә җырлыйм», — дип шатлык хисләре белән уртаклашты ул.

Өченче урын яулаган Динар Шәрәфетдинов: «Әлеге шоуда катнашу безнең өчен бик әйбәт мөмкинлек булды. Яңа аудитория тупладык, артистлар белән күрештек. Минем өчен тавыш бирүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Яр Чаллы музыкаль мәктәбен тәмамладым. Хәзерге вакытта Айгөл Зарипова мәктәбендә укытам», — дип сөйләде үзе турында.

Проектның җиңүче Даниил Федоров та чыгышы белән сөендерде. «Бу җиңү минем өчен бик көтелмәгән булды. Тавыш бирү вакытында нык борчылдым. Тик 600дән артык кеше мине сайлады. Зур рәхмәт аларга!» — дип сөйләде ул. Бәйгенең җиңүчесе буларак, Даниил бер җырына клип төшерү мөмкинлегенә ия булды. «Үземнең җырларым тупланган өч альбомым бар. Кайсы җырыма клип төшерәчәгемне әлегә белмим», — дип өстәде ул.

Бәйрәм марафонының «Татарстар» блогын Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева тәмамлады. «Әлеге җиңүчеләрне сайлап, без хаклы булганбыз. Чыннан да, алар барысы да тавышлы, талантлы, төрле», — диде ул. Җырчы Россия халкын бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен яудырды. Шулай ук Резидә Ахиярова көенә, Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән «Яратыгыз» һәм Владимир Федоров көенә, Равил Фәйзуллин сүзләренә иҗат ителгән «Иясез шатлык» җырларын башкарды ул. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

?? Поздравляем всех с праздником! И приглашаем посмотреть на финалистов шоу ТАТАРСТАР в прямом эфире марафона и онлайн-концерта ко Дню России! ⠀ ?Даниил Фёдоров, Динар Шарафетдинов, Светлана Силантьева и Миляуша Нугманова споют свои победные песни на одной сцене с известными звёздами татарстанской эстрады! ⠀ Марафон уже начался, приблизительное время выхода блока ТАТАРСТАР в 15:00. ⠀ Смотрите трансляцию по ссылке в шапке профиля⬆️ ⠀ #ТАТАРСТАР #ДеньРоссии

Публикация от ТАТАРСТАР (@tatarstar_show)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100