news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күтәрү җайланмасының тросы өзелеп, ике эшче 17нче катта эленеп калган

Фаҗига 7 декабрь көнне иртән, Казанның Комиссар Габишев урамында килеп чыга.

news_top
Күтәрү җайланмасының тросы өзелеп, ике эшче 17нче катта эленеп калган
7 декабрь көнне, Казанның Идел буе районында төзелүче йортта күтәрү җайланмасының тросы өзелеп, эшчеләр 17 катта эленеп калалар дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
 


112 экстрен хезмәтләр номерына хәбәр иткәнчә, бу хәл иртәнге якта Комиссар Габишев урамында килеп чыга. Шалтыратучы МЧС хезмәткәрләренә күтәрү җайланмасында ике төзүче бар дип хәбәр иткәннән соң, коткаручылар тиз арада фаҗига урынына килә. 


Ачыкланганча, әлеге хәл 18 катлы йортның фасадында вентиляция җайланмаларын урнаштырган вакытта килеп чыккан.  Бер эшче күтәрү җайланмасыннан үзе чыккан, ә икенчесенә хезмәттәшләре ярдәмгә килгән.  

Бер ир-ат имгәнеп хастаханәгә озатылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар