Көтүчене һәм аның унбиш яшьлек улын яшен сугып үтергән
Мәетләрне күл буенда тапканнар.
Приднестровьеда бер ир-атны һәм аның 15 яшьлек улын яшен сугып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Хезмәттәшләренең мәетләрен күл буенда көтүче тапкан. Аларның гәүдәсендә янган эзләр булган. Ир-атлар һәм малай бергәләп сыер көтүен көткән.
РИА Новости белешмәсе буенча, яшен күл буенда ята торган агач астына бәргән.
Яшен вакытында агачлар, сулыклар янында торырга ярамый. Шул ук металл корылмалар янында да яшен сугу ихтималы зур була.
Мондый вакытта түбәнлектә, калкулыклар яки куаклар арасына качу хәерле, диелә хәбәрдә.