Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтүче малаена охшагансың» - Салават Миңнехановка мыек киләшәме?

Җырчы инстадусларыннан киңәш сораган булган.

news_top_970_100
«Көтүче малаена охшагансың»  - Салават Миңнехановка мыек киләшәме?
Салават Камалетдинов

Җырчы Салават Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә мыеклы фотосын куйды.

«Әйтегез әле, неужели миңа мыек килешми?» — ди җырчы.

Инстачылар 200дән артык комментарий язган. Салаватка мыек килешә дип санаучылар шактый, «килешә, тик сакалга гына чумма», «чиста, пөхтә кешегә бар да килешә», диләр.

Күбесе Салаватка мыек килешми дип саный. «Көтүче малаена охшагансың», «Этеңә охшап каласың», «Мыек бөтен картинаны боза», «Килешми. Картрак күренәсез. Болай да сез Гүзәлемнән күпкә өлкән», дип төртмәле сүзләр дә язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100