Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтүче Мәрвәр улына да бу көн килде»: Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелгән

Җырчы иҗат үрләре яулаганда үзенә терәк булган барлык якыннары һәм дусларына, хәтта дошманнарына да рәхмәт белдерә.

news_top_970_100
«Көтүче Мәрвәр улына да бу көн килде»: Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелгән
Салават Камалетдинов

-Җырчы Әнвәр Нургалиевка Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә. «Бу көн килеп җитте. Миңа, көтүче Мәрвәр улына, Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән фотога төшү бәхете тиде. Алай гына да түгел, аның кулыннан дәрәҗәле исемгә лаек булдым. Күз алдына китерүе дә авыр, «Башкортстан Республикасының халык артисты» тел байлыгым җитеп бетми хисләремне язарга, күңелләр тула.

Олы рәхмәтем җимешем Иринага, беренче адымнарымнан ук миңа терәк, ышаныч, көч биреп торды. Әти-әниемә, үземнең командама. Шулай ук халкыма, дусларыма, хезмәттәшләремә. Дошманнарыма да рәхмәт. Алла кушса, сезнең өметләрне алга таба да аклармын», — дип яза дулкынланган җырчы.

«Син бу исемгә күптән лаек идең», «Алга таба да югары үрләр яуларга насыйп булсын», «Котлыйбыз», — дип яза инстачылар җырчының шатлыгын уртаклашып. «Дошманнарга аеруча рәхмәт», «Кызганыч, әти-әниең бу бәхетле мизгелләрне күрә алмыйлар. Аз гына җитешмичә калдылар шул», — дип тә язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100