Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көртлекме, боҗырмы?» — Зөлфәт Зиннуровның яңа посты инстачылар арасында бәхәс уяткан

Җырчының юлына бик кызык кошлар йөгерешеп чыккан.

news_top_970_100
«Көртлекме, боҗырмы?» — Зөлфәт Зиннуровның яңа посты инстачылар арасында бәхәс уяткан
Владимир Васильев

Зөлфәт Зиннуров машина белән барганда бик кызык кошлар очраткан. Юл кырыенда йөгерешеп йөргән кошлар, җырчы машинасын туктаткач, куркып очып китәләр. Нинди кошлар икәнлеген Зөлфәт үзе дә тәгаен аңламаган. «Кыр тавыклары — көртлек очрады юлда. Әллә рябчик — боҗырмы?» — дип яза ул үзенең инстаграмында.

Инстачылар әлеге пост астында бәхәс кузгаткан. Анда нинди генә кош исемнәре санап кителмәгән. Тукран, боҗыр, бүдәнә, бытбылдык, кыр тавыгы, көртлек дип язганнар. Бер инстачы кош атамаларының русчага тәрҗемәләрен дә китергән. «Көртлек ул — тетерев, ата көртлек — косач. Бу — кыр тавыгы, кайсы якларда боҗыр диләр. Сезнең радиотапшыруда татарча «куропатка» ничек була дигән сорау булган иде. Сез «көртлек» дидегез. Дөрес түгел», — дигән ул.

Әлеге бәхәс үзенә дә кызыклы тоелган бугай, Зөлфәт атамаларның тәрҗемәсен русча-татарча сүзлектән караган. «Рябчик — боҗыр, куропатка — кыр тавыгы, перепел — бытбылдык, тетерев — көртлек», — дип яза ул.

«Дөрес, куропатка — кыр тавыгы. Көртлек — тетерев. Сез радиотапшыруда «куропатка“ның татарчасы «көртлек» дидегез», — дип үзенекен сөйләвен дәвам иткән алдагы инстачы.

«Тетерев — көртлек. Ләкин кайбер сүзлек «куропатка“ны «кыр тавыгы-көртлек» дип тә бирә», — дип яза аңа каршы Зөлфәт.

«Тетерев төнлә кар астына кереп куна, салкыннан, җилдән саклана. Шуңа көртлек дигәннәр дип уйлыйм», — дигән аңа каршы инстачы.

«Сез төшергән кошлар перепел иде бит инде, кыр тавыгы бераз зуррак була», — дигән тагын берсе. «Боҗыр иде ул, бәхәсләшмәгез», — дигән икенчесе.

«Әйе, төрле жирдә төрлечә әйтәләр. Ләкин ничек кенә әйтсәләр дә, тәме үзгәрми. Барысы да бик тәмле», — дип өченче инстачы бәхәскә нокта куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100