Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күршесе атып яралаган тугыз яшьлек кыз үләр алдыннан видео яздырган

Исерек ир-ат ишек шакыгач, фатирдагы бала бик курка һәм хисләрен видеокамерага сөйли.

news_top_970_100

17 февральдә Чита шәһәрендә тугыз яшьлек кыз баланы үтергәннәр. 33 яшьлек ир-ат күршеләренә ачуы чыга һәм подъездга чыгып аларның фатир ишегенә мылтыктан ата, ядрә ишек аша узып, өйдәге кыз баланы яралый. Имгәнгән бала әтисе кулында җан бирә. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итте.

Кичке алтынчы ярты тирәсендә мылтык тоткан исерек ир-ат баскыч төбенә чыга һәм күршеләренең ишегенә ата. Күршедә ремонт бара торган була. Башта исерек ир-ат ишеккә коралы белән суга. Фатир эчендәге кыз бала дус кызы килгән дип уйлый һәм ишекне ачарга килә башлый.

«Кемдер ишек шакыган. Кызым дусты килгән дип уйлаган, ләкин ишеккә барып җитәргә 1,5 метр калгач, шартлау була. Мин берни аңламыйча чаптым, анда кызым канга баткан килеш ята иде», — дип сөйли әтисе.

Әти кеше сүзләренчә, табиблар баланың исән калу ихтималы бөтенләй булмавын әйткән. Баланың башы һәм йөрәге яраланган.

Бала фаҗигагә 20 минут алданрак видео яздырган. «Исерек күрше безнең ишеккә шакый, бөтенесен вата инде. Инде берничә минут шакый, сүгенә. Мин куркам. Мин энем белән, монда әле ремонт бара, әти кибеткә китте. Мин бик куркам, йөрәгем куркып сикерә», — ди бала.

Мәрхүмә баланың атасы күршедәге 33 яшьлек ир-ат белән низаг та, дуслык та булмавын сөйли. Фаҗига булган көнне күрше бик исерек була, ул подъезд буйлап йөри, аралашыр кеше эзли. Бу фатирга да ул кимендә ике тапкыр шакый, сөйләшеп утырырга тели, ләкин аңа йоклап алырга киңәш итәләр.

Баланы үтерүдә шикләнелүчене җинаять урынында кулга алганнар, диелә хәбәрдә.

Соңрак билгеле булганча, Читада яшәүче 33 яшьлек ир-атка карата «бала үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 17 февральдә кичке биш тирәсендә гаепләнүче ир-ат һәм күрше фатирда яшәүчеләр арасында низаг була. Шул чакта 33 яшьлек ир-ат мылтык ала һәм күршеләренең ишегенә ата. Фатирда булган 9 яшьлек кыз бала яралана һәм һәлак була. Җинаятьтә шикләнелүчене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый.

18 февральдә 33 яшьлек ир-атка карата бала үтерүдә гаепләү белдерелә, якын арада аңа карата чикләү чарасы билгеләү өчен, тикшерүче судка мөрәҗәгать итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100