Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күршемне пакетка салып алып киттеләр»: Самара егете COVID-19 белән авыруын сөйләде

Федор ноутбук алу өчен, Түбән Новгородтан кайткан дусты белән очрашкан булган.

news_top_970_100
«Күршемне пакетка салып алып киттеләр»: Самара егете COVID-19 белән авыруын сөйләде
Салават Камалетдинов

Самарада яшәүче Федор Тимошин үзендә COVID-19 вирусы бар дип сизеп ала һәм табибларга мөрәҗәгать итә. Ул ялгышмый, анда чыннан да коронавирус була. Федор ике атна хастаханәдә ята. Бу хакта Федор Самара.Онлайн сайтына үзе сөйләгән.

24 апрельдә Федор Түбән Новгородтан кайткан дусты белән күрешә. Дусты аңа тиз генә ноутбугын бирә һәм алар аерылыша. 30 апрельдә Федор үзендә коронавирус симптомнарын ачыклый. «Иртән торганда бик арып уяндым. Температура юк, ләкин авырыйм. Өйгә табиб чакырдым, Ул битлек тә, перчатка да кимәгән, карады да больничныйга җибәрде. Мин коронавирус вазгыяте начар булган өлкәдән килгән кеше белән аралашуымны әйттем, тик ул миндә COVID түгел дип ышандырды. Мин бит май аенда ОРВИ һәм грипп белән күп кеше авырмаганын үзем дә аңлыйм, статистиканы күрәм бит», — дип сөйли Федор.

Башта Федор иртән арып уянса да, сәгать уннарга хәле яхшыра, зарядка ясый, ләкин кичкә кабат ара, температурасы 37,5 була, күбрәк йоклый башлый. 3 майда йөткерә, күзләре авырта тотына. «Кичкә тәм тоймый башладым. Бер чокырга бәдрәф кәгазе, икенче чокырга карабодай салып чылаттым. Күзне йомып, икесен дә кабып карадым — бер аермасы да юк. Йоклар алдыннан ис тә тоймый башладым», — дип көлә ул.

4 майда Федорның температурасы 37,5 булса да, кәефе күтәренке була. Ләкин күкрәгендә дискомфорт барлыкка килә. Ул коронавирустан шикләнә, компьютер томографиясе (КТ) ясата. Үзе акча түли. Терапевт исә моны кирәк дип тапмый, ул 16 00 сәгатьтә Федорны поликлиникада көтә. Федор 15 15 сәгатьтә томография ясый да, аны 16 15 сәгатьтә ашыгыч ярдәм машинасы килеп алып китә. Егетнең үпкәсенең ике ягында да пневмония була. Үпкәдә тонык пыяла эффекты күренә.

Федорны ике кешелек палатага салалар. «Бу минем өчен иң авыр көн булды. Палатадагы күршем үлде. Ул бернигә дә зарланмады. Бергә ашадык, сөйләшеп утырдык та йокларга яттык. Төнлә су эчәргә уянгач, аның сулыш алмавын күрдем, пульсын тотып карадым. Табиблар чакырдым, алар 30 минут буена аны реанимацияләп карады, тик ул үлде. Аны пластик пакетка салып алып киттеләр. Ул Сызраньда яшәүче 69 яшьлек кеше иде. Аның үпкәләре авырта һәм башка патологияләре дә була», — дип сөйли Федор.

Шул ук көнне Федордан да коронавируска анализ алалар. Температурасы 37,5 градус була, көн дәвамында 36,6 градуска да төшә.

«6 майда кәефем булмады. Яшәү һәм үлем турында уйландым. Көн саен 7 тапкыр система куйдылар, корсагыма укол ясадылар. Төнлә белән минем яныма миңа авыру иярткән дип фаразланган дустымны да китерделәр. Ул үз хисабына ясаткан тест тискәре нәтиҗә күрсәткән. Ул бер атна өйдә утырган, аннары КТ ясагач, пневмония булуы ачыкланган», — ди ул.

8 майда анда COVID-19 раслана. «Дусларыма да ОРВИ симптомы булса, КТ ясарга әйттем. Дустымның хатынында пневмония, ул өйдә дәвалана, сөйгән кызымның авыруы симптомсыз уза, ул өйдә дәвалана», — ди бу егет.

Федор сүзләренчә, табиблар ял көннәрендә дә авыруларга ярдәм итәргә килә. Авыруларга битлек бирәләр, табиблар кергәндә, алар битлек кия.

Федорны хастаханәдә чыгарганнар, аңа бер ел дәвамында табибларга күренеп торырга, ике атнадан КТ ясарга, пневмококктан прививка ясарга кушканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100