Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күршем фатирымны суга батыра»: мондый проблеманы чишү юллары бармы?

Кайвакыт без гади генә хәлләрдә дә югалып калабыз. Күп очракта хокукларыбызны белеп бетермәү дә үзебезгә үк зыян зала. Фатирыңа су агызсалар нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә - менә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

news_top_970_100
«Күршем фатирымны суга батыра»: мондый проблеманы чишү юллары бармы?
pixabay.com/ru

«Күршем фатирыма су агыза, керләремә кече йомышын үти»

Баулы шәһәрендә яшәүче Гөлия Нурлыгәрәева инде күп еллар үзеннән өстәге катта торучы күршесе белән көрәшә икән. Бишенче катта яшәүче ир кеше Гөлия апаның фатирын батыра.

«Агыза да агыза инде әкрен генә. Уты, газы, суы юк аның — бөтенесен дә кисеп киткәннәр. Суын кискәннәр дә томалап (заглушка) куйганнар. Шуны ача да, ябып куя алмый, ахры. Миңа хәзер ремонт ясарга кирәк. Ясый алмыйм, тагын батырмас дигән гарантия юк бит. Түшәмнәрем кот чыгарлык. Килеп караган кеше юк. Шалтырата-шалтырата хәлдән тайдым. Башкарма комитетка да, идарәче компаниягә дә яздым, сөйләдем. Водоканалга да мөрәҗәгать итеп карадым.

Киләләр дә, теге кеше ишеген ачмагач, «ул ачмый», — диләр дә китәләр. Полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә дә ачмый ишеген. Башы да эшләми бугай аның эчә-эчә. Үтерә инде ул мине», — дип зарлана Гөлия апа исерек күршесеннән.

Гөлия Нурлыгәрәеваның фатиры иминиятләштерелмәгән. Ул сатам да күршемнән котылам, дип йөргән. Хәзер инде сата да алмый. «Ванна бүлмәсендә ут яндырырга куркам: юеш, дым лампочкага кадәр килеп җитте, ут чыгар, дим. Пластикны ачып, бәдрәфне караганнар иде. Монда үтмәгән, диделәр. Аш бүлмәсенә дә су агызган иде, аны ремонтладык инде. Тагын агызырмы икән дип куркып яшим.

Ул үзенең газын, утын кискәннәрен дә миннән күрә. Минем белән инде биш ел көрәшә. Әллә ниләр кыландырып бетерде. Балкон тәрәзәсен ватты, ишекнең тоткасына әллә нәрсәләр чәпәп китә. Балконга керләр элә алмыйм — кече йомышын үти. Шундый кеше!» — ди Гөлия апа.

Исерекнең ян-як күршеләренә зарары тими икән үзенең, берәү дә зарланмый, ди.

«Кеше белән бәйле факторны хәл итеп булмый»

Пычрак, дымлы түшәм проблемасын хәл итү юлларын ачыклау нияте белән «ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольнең региональ үзәге» директоры Дмитрий Романовка мөрәҗәгать иттек.

«Бу очракта төгәл генә эшли торган механизмы юк аның. Кеше белән бәйле факторларны хәл итүе бик авыр. Кеше тормышына куркыныч янамый икән, ул күршенең ишеген ачтырып булмаячак. Хосусый милеккә үтеп керү җиңел түгел. Бурычлары аркасында кешене милегеннән дә мәхрүм итеп булмый бит инде. Полиция хезмәткәре килеп кисәтү генә ясый ала. Тагын бер кат җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итеп карасын инде», — диде ул, мондый хәлдән чыгу юклыгын ассызыклап.

Бу очракта Дмитрий Романов әллә тиешле канун булмавын, әллә булып та, аларның берни эшли алмавын исбатларга теләде сыман. Әгәр дә торак-коммуналь хезмәт өлкәсен җитәкләгән һәм белгеч булып саналган кешеләр дә сиңа ярдәм итә, хәтта чыгу юлын да күрсәтә алмыйлар икән, башкаларга сорау бирү урынсыз да кебек.

«Яхшы юрист белән җиңеп була»

Шулай да, бәлки, төпле киңәш бирүче булыр дип, бик күп суд юлларын үткән кеше — Татарстан Республикасы йорт комитетлары Советы Рәисе Геннадий Сомов белән элемтәгә кердек.

«Башта идарәче компаниягә хат язарга кирәк. Аннары аларның җавабының күчермәсе белән бергә торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда синең сорауларыңа җавап булмаска да мөмкин, гадәттә, бөтенләй башка әйбер язалар (көлә). Шуннан соң юл прокуратурага. Бөтен килгән җавап хатларын җыеп, фатирга экспертиза үткәреп, гаризага беркетеп, суд аша зыянны каплатырга мөмкин. Мондый очракларны күп күрдем инде мин. Судта җиңә идек.

Әгәр бу очрактагы кебек, күршегез тәртипсез кеше икән, полиция хезмәткәрен чакыртырга киңәш итәр идем. Шаһитлар да булырга тиеш. Ишекне ачтырырга була, тик шаһитлар булуы һәм акт төзелүе зарур, моның өчен суд карары кирәкми. Аларның берсенең дә эшлисе килми бит…

Идарәче компания бик зур бурычлары булган кешеләрнең фатирын сатып, бурычларын түләп, калган акчаны үзенә кире кайтарып бирергә хокуклы. Бөтен мәшәкатькә һәм хат язуларга бик күп вакыт китәчәк, яхшы юрист кирәк бу очракта», — ди Геннадий Сомов.

«Моны чишү юллары күп»

Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәгенең юристы Зоя Куклина бу очракны бик яхшы итеп аңлатып үтте.

«Иң беренче эш итеп милекне иминиятләштерергә кирәк. Аннары су агу эзләре бар икән, аның каян чыкканын белү мөһим. Фатирда гомуми милек тә бар, мәсәлән, торбалар. Әгәр вентильдән соң су ага икән, бу инде кешенең үзенеке, гаеп анда була. Идарәче компания бу очракта суның каян чыкканын ачыкларга тиеш. Ул кешенең бурычлары өчен 416 карар нигезендә судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Башка чара калмаса, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклаучы органнарга барырга кирәк. Ул гражданка фатирын батыручыны судка да бирә ала. Суд карары үтәлмәсә, бу очрак буенча җинаять эше кузгатыла. Фатирларны карап, аларның торышын билгеләү һәм су агуның чыганагын ачыклау — идарәче компаниянең вазифасы.

Торак милекчеләре иптәшлеге (ТСЖ) яки идарәче компания суд приставлары аркылы бу кешенең фатирына үтеп керә ала. Алар болай ба елына ике тапкыр һәр фатирга кереп, гомуми милекне карап чыгарга тиеш.

Бу хәлдән чыгу юллары күп һәм төрле. Олы яшьтәге кешеләргә үзләренә генә кыен. Шуңа күрә үзләренең варисларына йөкләсеннәр бу эшне. Өемне батыралар дип елап утырмыйча, эшкә тотынырга кирәк. Шул гына, барысын да хәл итеп була.

Әлбәттә, иң яхшысы — күршең белән килешеп хәл итү. Онытмагыз, расписка алыгыз, дөнья хәлен белеп булмый», — дип үзенең төпле киңәшләрен бирде Зоя Куклина.

Идарәче компания үз вазифаларын беләме?

Берничә көн тоташтан шалтыратуга карамастан, идарәче компаниядә сөйләшергә әзер кеше табылмады. Баулы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров белән сөйләшеп булмаса да, барысын да аңлатып хат яздылар: «Гөлия Нурлыгәрәеваның һәр мөрәҗәгате буенча күчмә комиссияләр эшләде. Әлеге хатларда дүртенче катта яшәүче Гөлия ят исләргә һәм су агызуга зарлана. Болар буенча тикшерү актлары төзелде: яңа су батыру эзләре табылмады. Әлеге актлар ике күрше шаһитлыгында эшләнде. Әлеге күршеләр Гөлия Нурлыгәрәева зарланган кешенең ул фатирда тормавын исбатлый.

Чираттагы мөрәҗәгатьтән соң күчмә комиссия 2020 елның 24 апрелендә Гөлия Нурлыгәрәева фатирында яңа су басу эзләре тапмады. Без гражданка Гөлия Нурлыгәрәевага җәмәгать судына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттек.

2018 елда бишенче катта торучы кешенең фатирында янгын чыга һәм шул вакытта янгын сүндергәндә Гөлия Нурлыгәрәева фатирына да су үтүе мөмкин», — диелгән әлеге хатта. Шәһәрнең башкарма комитеты бардык һәм күрдек, диләр. Ә Гөлия апа беркемне дә күрмәгән.

Идарәче компания директоры Руслан Хәбибуллин без шалтыратканда гел эш белән, каядыр киткән була. Бүген тагын шулай булды. «Шәһәрнең башкарма комитеты белән берлектә без сезгә хат җибәрдек, хәлне аңлаттык. Соңгы тапкыр ул фатирга 2019 елда кергән идек, шуннан соң кергән юк. Ул бит анда тормый, димәк, су да агыза алмый», — диделәр. Сораулар артык күп булды булса кирәк. «Сез елына ике тапкыр фатирдагы гомуми милек торышын тикшерергә тиеш икән бит, юристлар әйтә», — дигәч үк элемтә вакытсыз өзелеп, җавапсыз калырга туры килде. Кабат шалтыратулар инде мәгънәсез иде.

Һәрберсе үзенчә хаклы. Идарәче компания: кердек, карадык, су басу эзләре иске, ди. Гөлия Нурлыгәрәева зарлануын дәвам итә: әллә чынлап су агызалар, әллә идарәче компаниянең үз вазифаларын тулы күләмдә башкармаганы өчен эче поша шунда, аңлашылмый.

Әгәр фатирыңны су басса...

Юрист Зоя Куклинадан киңәшләр:

  • Милек иминиятләштерелгән булса, яхшы. Бу очракта көрәш мәйданында үзегез генә калмыйсыз дигән сүз.
  • Идарәче компаниягә хәлне сурәтләп хат язарга кирәк.
  • Киләсе инстанция — торак инспекциясе.
  • Берничек тә хәл ителми икән, димәк, алга таба — прокуратура.

Әлбәттә, иң яхшысы - барысын да килешеп, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калып хәл итү. Күршең белән дус булуга ни җитә!

Күрше сөеп күршесен,

Дусларча сүз катмаса,

Юк ачуны бар итеп,

Эчтә бүре сакласа,

Иң начары шул икән…

Тәүбә-тәүбә бу эштән.

(Муса Җәлил «Күршеләр»)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100