Күршеләрнең машинасын дөрес куймавын ЮХИДИга ничек аноним гына хәбәр итәргә?
Ишегалдында машиналарын теләсә ничек калдырып китә торган күршеләреңнән зарланып, заказлы хат язарга була.
Күрше-күлән машиналарын ишегалдында дөрес куймаса, конфиденциальлекне саклап, үзеңне белдермичә генә ЮХИДИга зарланырга була. Бу турыда «РИА Недвижимость» хәбәр итте.
Шикаятьне заказлы хат белән җибәрергә, ЮХИДИ сайтында яки мобиль кушымталарда калдырырга мөмкин.
Кагыйдә бозуны фото яки видео ярдәмендә теркәргә кирәк. Машинаның дәүләт номеры, парковка яки тукталышны күрсәтә торган юл билгесе дә фотода яки видеода күренергә тиеш. Гомуми күренешне берничә ракурстан төшерү хәерле.
Шулай ук ЮХИДИның дежур бүлегенә шалтыратырга була. Анда шикаятьне кабул итәләр һәм урынга инспектор җибәрәләр.
Парковка кагыйдәләре автомобильчеләргә дә, мотоциклчыларга да кагыла. Шулай ук ачык йортларда да, ябык ишегалларында да бер үк кагыйдәләр. Шикаять формасы нинди булуга карамастан, гариза язучы турында белешмә аноним булып кала, дип белдерә адвокат Яна Любимова.
Идарәче компаниягә шикаять белдерү файдасыз, чөнки моны бары тик ЮХИДИ гына хәл итә. Шулай да идарәче компания парковка тыелу турындагы билгене йорттан читкәрәк күчерүне оештыра ала.
Каршеринг машиналары хакында сервисның үзенә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр ЮХИДИ кагыйдә бозуны теркәсә, кулланучы каршеринг машинасын файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф түли.
Юристлар кагыйдә бозучылар белән «халык ысуллары» ярдәмендә, мәсәлән, машинаны җимереп көрәшмәскә киңәш итә. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралганын искәртәләр, диелә бу хәбәрдә.