news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күршеләренең фатирына су агызган хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булганнар

Әлеге хәл Чаллы шәһәренең "ГЭС" бистәсендә килеп чыккан, дип яза "Челнинские известия". 

news_top
Күршеләренең фатирына су агызган хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булганнар
"ГЭС" бистәсенең 10 нчы комплексына коткаручыларны төн якынлашканда чакырганнар. Йортта яшәүчеләр аларның фатирына өстә яшәүче күршеләреннән су агуын хәбәр иткән. Ишеккә шакып та, аны ачучы булмагач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ишекне каерып ачарга мәҗбүр булган.

Ишекне ачканнан соң алар фатирда олы яшьтәге хатын-кызның мәетенә тап булган. Әлегә аның үлеменең сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар