Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күршеләреңнең фатирны законсыз үзгәртеп коруын ничек белергә?

Кайбер чакта күп катлы йортта яшәүчеләр атналар буе перфоратор эшләгән тавышка яшәргә мәҗбүр була.

news_top_970_100
Күршеләреңнең фатирны законсыз үзгәртеп коруын ничек белергә?
https://pixabay.com/

Күп катлы яшәүче күршеләр фатирда законсыз үзгәрешләр ясап ятуын берничә билге аша аңлап була.

Кагыйдә буларак, подъездда төзелеш чүп-чары, ремонт тавышы булса, күршеләр перепланировка ясый дигән сүз. Мондый хәлгә шикаять белдереп торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. РИА Новости агентлыгы Мәскәүнең Төньяк административ округы буенча Торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Хавранга сылтама белән яза.

«Сез күршеләрегезнең фатирына алып керә торган төзелеш материалларына игътибар итегез. Фатирдан алып чыга торган төзелеш чүп-чары арасында конструктив элементлар бармы икәнен карагыз», — ди Хавран.

Перепланировка вакытында перфоратор тавышы ишетеләчәк — аны башка бер әйбер белән дә бутап булмый, ди белгеч.

Фатирда үзгәрешләр кертү бары тик тиешле органнар белән килештергән очракта гына эшләнергә мөмкин. Бу вакытта фатирның техник документациясенә дә үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, ишекне күчерү, стеналарны җимерү, унитаз яки плитәне урыныннан күчерү — перепланировкага керә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100