Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күршеләр подъездда яшелчә саклый торган бүлмә ясап куйса, кемгә зарланырга?

«Кыш көне яшелчәләр чери, бездә вак чебеннәр оча, балаларны тешли», - ди Чаллыдагы бер йортта яшәүчеләр.

news_top_970_100
Күршеләр подъездда яшелчә саклый торган бүлмә ясап куйса, кемгә зарланырга?

Чаллының 56/26 нчы йортының тугызынчы катында яшәүче кешеләр күршеләреннән зарлана. Күршеләр коридорда металлдан бүлмә корып, аңа ишек ясап куйганнар. Бөтен кеше кулланырга тиешле урынны күлеп алып, алар үзләре өчен яшелчә саклый торган урын ясаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Үз белдекләре белән шундый урын ясап куйдылар, анда суган, бәрәңге саклыйлар. Кыш көне яшелчәләр чери, бездә вак чебеннәр оча, балаларны тешли. Фатир коридорның икенче башында булса да, чебеннәр килеп җитә. Идарәче компания кая карый?» — дип яза биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә.

 Чаллы торак инспекциясе аңлатканча, идарәче компаниягә социаль челтәр аша түгел, ә гариза язып шәхсән яки дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң идарәче компания хәл итәчәк. Гомуми кулланылыштагы урыннарда конструкция урнаштыручылар белән эшләячәк.

«Әгәр карар үтәлмәсә, идарәче компания судка мөрәҗәгать итә. Закондагы үзгәрешләр буенча, янгын сүндерү хезмәте гомуми кулланылыштагы урынны пычраткан өчен штраф салырга мөмкин. Идарәче компания берни эшләмәсә, судка бирмәсә, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дигәннәр торак инспекциясендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100