Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күршедән алган сыерны чалганнар иде». Фермер хатынны һәм аның балаларын үтергәннәр

Ир-ат танышына сыерын сата. Сатып алгач, яңа хуҗалар сыерны чала. Шуннан соң улы сыерын чалган өчен талаша.

news_top_970_100
«Күршедән алган сыерны чалганнар иде». Фермер хатынны һәм аның балаларын үтергәннәр
https://pixabay.com

16 сентябрьдә иртән иртүк Воронеж өлкәсендә полиция бүлегенә бер ир-ат бәреп керә. Ул махсус экипировка кигән була. Ир-ат акрын гына килә, шартлаткыч куя һәм ишекне шартлата. Аннары машинасына утырып качып китә. Соңрак бу ир-атның таныш хатынын һәм аның ике баласын үтерүе дә ачыклана. Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ача. Бу турыда «Звезда» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, ир-ат башта таныш хатынын һәм аның балаларын үтерә. Сәбәбе — көнкүреш низагы булуы ихтимал. Аннары ул Лискин районы буенча полиция бүлегенә килә. Биредә керә торган ишекне шартлата, аннары үз машинасына утырып китеп бара.

Полиция бүлегендә шартлау вакытында 1995 елда туган хезмәткәр зыян күрә, аның аягы яралана.

Мәрхүмә фермер хатын гаиләсенең туганы Бари Ибраһимов әлеге фаҗиганең сәбәбен фаразлый. Үтерүче — фермер хатынның күршесе. Фермер хатынга сыер саткач, шушы хәл килеп чыккан булуы ихтимал.

Ибраһимов сүзләренчә, үтерүче Виктор исемле. Ул еш кына үз акылында булмаган кебек йөри, өендә корал да күп була. «Ул бик башсыз. Аның мылтыгы бар, әниләреннән калгандыр. Аның өендә нәрсә генә юк, мин беләм моны. Ул әле күптән түгел генә мылтык тотып йөрде, имеш аучы, атып йөрде. Бөтен кеше ишетте, бөтен күршеләр белә», — ди Ибраһимов.

Ул Викторның акыл ягыннан зәгыйфь булмавын әйтә. Үзенә кирәк чакта исә бөтенләй башкача кылана ала, ди ул. Ибраһимов сүзләренчә, мәрхүмә фермер хатын күрше ир-ат белән ачыктан-ачык низагка кермәгән.

«Юк, булмады. Аннан сыер сатып алдылар. Сыер ошамады. Шуннан алар сыерны чалды. Ул бит сатып алган, урламаган, Чалганмы — юкмы, ул саткан бит инде аны! Ә ул „син ник минем сыерны чалдың, ул минем яраткан сыерым иде“, дип бәйләнгән. Менә шуңа күрә ул аларны үтергәндер», — ди Ибраһимов.

Хәзер җинаятьчене эзләү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100