news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән

Бер машина каршы як полосага чыкканнан соң, тагын өч машина авариягә очрый.

news_top
Күрше төбәктә юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән
Мордовия Республикасы ЮХИДИ идарәсе

15 декабрьдә төнге унбер тирәсендә М-5 «Урал» трассасының 27нче километрында юл һәлакәте булган. Бу турыда Мордовия Республикасы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәү-Рязань-Пенза-Самара-Уфа-Чиләбе юлында Саранск шәһәренә җитәрәк урында «Фольксваген Джета» машинасы каршы як полосага чыга. Бу машина белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә. «Фольксваген Джета» каршыга килә торган «Тойота Ленд Крузер» автомобиле белән бәрелешә.

Аннары «Тойота» машинасына «Ваз 21124» машинасына бәрелә. Шуннан соң «Ваз 21124» машинасы «Рено Логан» автомобиленә килеп керә.

Авариядә «Фольксваген Джета» машинасын йөртүче һәм аның өч пассажиры һәлак була. «Тойота Ленд Крузер» пассажиры, «Ваз 21124» машинасындагы өч пассажир имгәнә.

Фаҗиганең сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар