news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә юл һәлакәтендә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Исән калган кешеләр җитди яраланган.

news_top
Күрше төбәктә юл һәлакәтендә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
https://vk.com/gibdd43

Киров өлкәсенең Юрьянский районында «Вятка» юлының 396нчы километрында коточкыч авария була. Биредә өч кеше үлә, тагын дүрт кеше имгәнә. Бу турыда биредәге матбугат чаралары хәбәр итте.

19 декабрьдә кичке алтылар тирәсендә «Ниссан Жук» һәм «Лада Гранта» машиналары бәрелешә. Бу вакытта ике машинада барлыгы җиде кеше була. 

ЮХИДИ белешмәсе буенча, исән калган кешеләр дә җитди имгәнгән.

Бәрелешкән машиналар аркасында, трассада хәрәкәт тукталып торган. Бары тик берничә сәгать узгач кына, хәрәкәт җайланган, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар