news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә өйдә качышлы уйнаганда нәни бала үлгән

Малай сулыш ала алмыйча һәлак булган дип фаразлыйлар.

news_top
Күрше төбәктә өйдә качышлы уйнаганда нәни бала үлгән
https://pixabay.com/

Ульяновск шәһәрендә өч яшьлек бала өйдә уйнап йөргән вакытта вафат булган. Өлкә прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда ТАСС агентлыгына Ульяновск өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Василий Зима хәбәр иткән.

«5 гыйнварга каршы төндә Отрадная урамындагы йортларның берсендә нәни бала мәете табыла. Ульяновск өлкәсенең Засвияжск районы прокуратурасы тикшерү башлады», — дигән агентлык чыганагы.

Ата-анасы сүзләренчә, алар бала белән качышлы уйный. Бала үз бүлмәсенә кереп китә. Аннары ярты сәгать чамасы бала чакыруга җавап бирми. Соңрак ачыкланганча, бала трансформер карават эченә кереп кача. Ата-анасы баланың мәетен шуннан таба.

Бала үлеменең сәбәбен ачыклау өчен экспертиза билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай һава җитмичә, сулыш ала алмау нәтиҗәсендә һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар