Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә өйдә бала табарга җыенган хатын үзе да, сабые да үлә язган

Башта бу хатын хастаханәгә барудан баш тарткан, аннары үзе табибларга мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Күрше төбәктә өйдә бала табарга җыенган хатын үзе да, сабые да үлә язган
https://pixabay.com

Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенең перинаталь бүлегенә авырлы хатын мөрәҗәгать иткән. Табиблар янына килгәндә аның тулгагы башланган булган инде. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авырлы хатын хастаханәгә үзе генә килми. Аны доула озата.

  • Доула — хатын-кыз авырга узган вакыттан башлап баласын тапканга кадәр, бала тудырганда һәм аннан соң ярдәм итә торган махсус өйрәтелгән хатын шулай дип атала. 

Бала тудыручы хатынның халәтен бәяләп, моңа кадәр аның аналыгына операция ясалган булуын исәпкә алып, табиблар экстрен операция ясарга киңәш итә. Моңа кадәр бу хатынга кесарев кисеме ясалган булуын, хәзер аналыгы ертылу ихтималын исәпкә алып, табиблар шундый киңәш бирә. Ләкин авырлы хатын хастаханәгә ятудан баш тарта, ул баласын өйдә тудырып бетерергә тели һәм Перинаталь үзәктән кайтып китә.

Бераздан бу хатын үзе кабат табибларга — тик башка медицина оешмасына мөрәҗәгать ит. Аңа экстрен операция ясыйлар. Нарасыйның да, аның анасының да гомерен саклап калалар.

«Бу очракта бала һәм ана гомеренә реаль куркыныч яный иде. Шул килеш өйдә бала тудыру фаҗига китереп чыгару ихтималы бар. Өйдә бала тудыруга каршы булган билгеләрнең зур исемлеге бар. Шуны истә тотыгыз — бала тапканда, бала тапканнан соң килеп чыгу ихтималы булган авырлыкларны алдан күреп бетерү мөмкин түгел», — дигәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100